Википедиядә
Абдразаков фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Илдар Абдразаков , Илдар Әмир улы Абдразаков (баш. Илдар Әмир улы Абдразаҡов , 1976 елның 26 сентябре , СССР , РСФСР , БАССР , Уфа ) — җырчы (бас ). Россиянең атказанган (2021)[ 1] , Башкортстанның (2011 ел ) һәм Татарстанның (2013 ел ) халык артисты. «Грэмми» (2011 ел ), «Алтын битлек» (2013 ел ), «Casta diva » (2016 , 2022 ), «BraVo» (2018 ел ) премияләре, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе (2023) лауреаты. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы (2024 елның 15 октябреннән)[ 2] . Севастополь опера һәм балет театры директоры (2024 елның декабреннән) [ 3] .
Тәрҗемәи хәле
1976 елның 26 сентябрендә Уфада туган. Уфа сәнгать институтын (М. Мортазина сыйныфы ) тәмамлый (2000 ел ).
Дөньяның әйдәүче опера театрларында чыгыш ясый: «Лисео» (Барселона ), «Театро Филармонико» (Верона, Италия ), «Массимо» (Палермо, Италия ), «Ковент Гарден», «Опера Бастиль», Вена операсы, Вашингтон операсы.[ 4]
Татарстанда Ф. Шаляпин исемендәге опера фестивалендә, «Рахлин сезоннары» халыкара фесивалендә катнаша.
Репертуар
Аттила ролендә
Пласидо Доминго (ү ), Әскар Абдразаков (у ) белән
Сураман — «Салават Юлаев» (дебют, 1995 );
Сурин — «Пики дамасы» (рус. «Пиковая дама» ) П. И. Чайковский (дебют, 1996 );
Кыш бабай — «Кар кызы» (рус. «Снегурочка» );
Варяг кунагы «Садко» Н. Римский-Корсаков;
Досифей «Хованщина» М. Мусоргский;
Оровезо — «Норма» В. Беллини;
Дон Жуан, Лепорелло ;— «Дон Жуан»;
Гульельмо — «Бар да шулай эшли» (рус. «Так поступают все» );
Базилио — «Севилья чәчтарашы» (рус. «Севильский цирюльник» ) В. А.& Моцарт;
Сәлим — «Төрек Италияда»,;
Моисей — «Моисей һәм фиргавен»;
Ассур — «Семирамида»;
Мөхәммәт II — «Коринф чолганышы » Дж. ;Россини;
Аттила — «Аттила»;
Банко — «Макбет»;
Гуардиано, Маркиз ди Калатрава — «Язмыш көче» (рус. «Сила судьбы» );
Дон де Сильва — «Эрнани»;
Оберто — «Оберто, граф ди Сан-Бонифачо»;
Монтероне — «Риголетто»;
Феррандо — «Трубадур»;
Фараон, Рамфис — «Аида» Дж. Верди;
Мефистофель — «Мефистофель» А. Бойто;
Мефистофель ;— «Фауст» Ш. Гуно;
Мефистофель — «Фаустны гаепләү» Г. Берлиоз;
Эскамильо — «Кармен» Ж. Бизе;
Раймонд — «Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти.
Диана Вишнёва һәм Илдар Абдразаков — «Алтын битлек» церемониясе алып баручылары. 2014 ел
2013 — Э. Т. Гофман әсәре нигезендә «Мария театры»нда (Санкт-Петербург ) куелган «Гофман әкиятләре» операсында (Жак Оффенбах партитурасы, режиссер Василий Бархатов ) башкарган партияләре өчен «Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясе бирелә.
2016 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — Мефистофель («Фауст» Ш. Гуно, Зальцбург фестивалендә); Филипп II («Дон Карлос» Дж. Верди, Мәскәүнең Зур театрында); Линдорф, Коппелиус, Дапетутто, Миракль («Һоффман әкиятләре», Ж. Оффенбах, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында ) партияләре өчен[ 5] [ 6] .
2022 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — «Европа вакыйгасы» номинациясендә ― Мусоргскийның «Борис Годунов» операсында (Ла Скала, Милан , сезон ачылышы; Риккардо Шайи, Каспер Хольтен) Борис арисе өчен[ 7] [ 8]
«BraVo» премиясе
2018 елның март аенда «Иң яхшы классик ир-ат вокалы » номинациясендә Беренче халыкара «BraVo» һөнәри музыка премиясе (Мәскәү , Зур театр ) җиңүчесе булды[ 9] .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2013 елда туган улы Владимир-Әмир.
Илдар Абдразаков. 2014
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе [d] (2023) ― Ватан һәм дөнья музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен [ 13] [ 14] .
Гаилә хәле
I хатыны — Ольга Трофимова. Кызлары Эльвира (25.11.2001).
II хатыны — Ольга Бородина. Уллары Владимир-Әмир (14.01.2003)[ 15] .
III хатыны — Марика Гвилава. Кызлары Рианна (13.09.2016), Александра (02.09.2017), улы Әмир (2020).
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 Ильдару Абдразакову присвоено звание Заслуженного артиста России
↑ Указ Президента Российской Федерации от 15.10.2024 № 889. Официальное опубликование правовых актов
↑ Народный артист Татарстана Абдразаков возглавил Севастопольский театр оперы и балета. Бизнес-Онлайн, 11.12.2024(рус.)
↑ «Башкортстан» белешмәлегеннән
↑ «Уфа» журналы, 2017, №1
↑ Башинформ, 25.12.2016
↑ Премия Сasta Diva: лауреаты 2022. Музыкальное обозрение, 9.03.2023(рус.)
↑ Лейла Аралбаева . Айгуль Ахметшина и Ильдар Абдразаков отмечены премией Casta Diva. ИА «Башинформ », 30.03.2023
↑ Л. Аралбаева . Ильдар Абдразаков стал победителем Первой международной музыкальной премии «BraVo» . ИА «Башинформ», 12.03.2018
↑ БР мәдәни дөньясы
↑ Илдар Абдразаков Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. 2021 елның 20 июнь көнендә архивланган . Азатлык радиосы , 28.04.2018
↑ Азат Гиззатуллин. Артисты Мариинки и Большого под руководством Гергиева исполнили в Уфе «Аттилу». ИА «Башинформ» , 8.05.2024
↑ Указ Президента Российской Федерации от 10.06.2024 № 466
↑ Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков Россия Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар-информ , 12.06.2024
↑ «КП-Уфа», 19.02.2014
Сылтамалар
Моны да карагыз
А Ә Б В Г Д Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ш Ю Я
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары
Орденнар Медальләр Халык Атказанган Шәрәфле Премияләр