Википедиядә
Төхфәтуллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Илсөя Төхвәтуллина, Илсөя Җиһангир кызы Төхвәтуллина (1967 елның 10 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш) — драма актрисасы, Камал театры артисты (1988 елдан). Татарстанның халык артисты (2016).
Тәрҗемәи хәле
1967 елның 10 сентябрендә Татарстан АССР Апас районы Дәвеш авылында дүрт балалы музыкаль гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Җиһангир (1972 елда вафат) — инженер-механик, оста гармунчы, әнисе Зәйнәп (2010 елда вафат) — авыл шурасы рәисе, соңрак шифаханә җитәкчесе, өздереп җырлаучы. Өлкән абыйсы Илгизәр, инженер; кече абыйсы Илнур, төзелештә электр механигы, апасы Буа үзәк китапханәсе җитәкчесе. Авылга концерт белән килгән Флёра Сөләйманова аны тыңлап карагач: «Матурым, син, һичшиксез, җырларга тиеш», – дип әйткән[2]. Мәктәптә 8 классны тәмамлагач, Буа медицина укуханәсенә укырга керә. Ләкин шәфкать туташы һөнәренә күңеле ятмыйча, кире кайта. Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр укуханәсен (профеcсор В. Смирнов курсы, татар студиясе) тәмамлаган (1988). Театр укуханәсен бетереп кайткач та, талантлы кызны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алалар. Театрда башкарган беренче роле — Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә роле була (режиссер Марсель Сәлимҗанов). Моңлы тавышы, чибәрлеге, сәхнәдә үзен матур, килешле тотышы белән тамашачыны әсир итә.
Репертуар
Фильмография
Гаилә хәле
Ире — актер Рамил Төхвәтуллин (1966), ТР халык артисты (2003). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано), «Татар моңы» конкурсының «Академик вокал» номинациясе җиңүчесе (2022), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (Клара Хәйретдинова классы), җырчы карьерасын 2022 елда Италиядә башлый.
[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
- Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Илсөя Төхфәтуллина. «Сөембикә», 2017 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
О | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
У | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ш | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|