Википедиядә
Вәлиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Википедиядә
Камил Вәлиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Камил Вәлиев, Камил Шакир (Мөхәммәтшакир) улы Вәлиев, рус. Валиев Камиль Шакирович (Мухаметшакирович) (1942 елның 20 сентябре, БАССР, Туймазы районы, Түбән Сәрдек авылы) — драма актеры, режиссер, Татарстан АССРның халык (1979), РСФСР атказанган (1984) артисты. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты (1964 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (2002). «Тантана» премиясе лауреаты (2016).
Тәрҗемәи хәле
1942 елның 20 сентябрендә БАССР Кандра районы (хәзерге Туймазы районы) Түбән Сәрдек авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе — Мөхәммәтшакир, әнисе — Нурисафа. Мәктәптән соң, Казакъстанда геологик разведкада эшли. Туймазы пыяла заводында, район мәдәният йортында эшләгәндә драма түгәрәкләре оештыра. Уфада Гафури театры каршындагы өч айлык курсларны тәмамлагач (1962), Минзәлә драма театрында эшли башлый. Сабир Өметбаев киңәше белән, Әлмәткә Габдулла Йосыпов оештырган театр тудиясенә укырга керә.
Иҗаты
Куйган спектакльләре
Уйнаган рольләре
Героик, социаль (уңай) образларны да, тискәре образларны да бердәй төгәллек белән уйный. Мәһабәт буй-сын, гаҗәеп тембрлы тавышы, сөйкемле йөз, ышандыру көче, тәвәкәллеге уйнаган каһарманнарының холкын тулысынча ачарга ярдәм итә.
- Кузы-Көрпеш — «Кузы-Көрпеш һәм Баян-сылу» Габиден Мөсрепов
- Акъегет — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Креон — «Антигона» Жак Ануй
- фон Вальтер — «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер
- Рипафратта — «Трактирчы хатын» Клод Гольдони
- Мәселбәк — «Анам кыры» Чыңгыз Айтматов
- Федор — «Ябырылу» (Фаҗига) Леонид Леонов
- Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов
- Әнвәр — «Мәхәббәтең чын булса» Хәй Вахит
- Сафиулла — «Сафиулла» Мансур Гыйләҗев
- Галикәй — «Оҗмах капкасы» Мансур Гыйләҗев
- Ярлыкапов — «Җырланмаган җыр» Мостай Кәрим
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны Луиза Солтанова, ТАССР халык артисты
Кызыклы факт
«Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә К. Вәлиев (Мирзанур) янәшәсендә Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаевага (автор Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов белән бергә) 1979 елда Тукай премиясе бирелде.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- А. Әхмәтгалиева. Гомернең язы әле (К.Ш. Вәлиевның 65 яшенә). «Мәйдан», 2007 ел, № 12.
- Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театрына 50 ел. Әлмәт, 1994.
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
О | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
У | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ш | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|