Зөлфирә Зарипова

Зөлфирә Зарипова
Туган телдә исем Зөлфирә Сафа кызы Зарипова
Туган 15 июнь 1953(1953-06-15) (71 яшь)
ТАССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актриса
Балалар уллары Диас, Энгель
Бүләк һәм премияләре ТР халык артисты - 2007«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2023
Муса Җәлил премиясе (1989)

Зөлфирә Зарипова, сәхнә исеме Зөлфирә Зариф, тулы исеме Зөлфирә Сафа кызы Зарипова, рус. Зарипова Зульфира Сафиевна (1953 елның 15 июне, ТАССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә) — драма актрисасы, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (2007), Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге республика комсомолы бүләге лауреаты (1989).

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 15 июнендә Татарстан АССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә авылында алты балалы гаиләдә туган. Казан театр училищесын тәмамлаган (1974). Ләлә Миңнуллина, Фирая Әкбәрова, Алсу Гайнуллина, Дилүс Касыймов, Нариман Гарифуллин, М. Сәрвәров, Рузия Мотыйгуллина белән бер курста укыган (педагоглары Ильтани Илялова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова).
1974 елда Камал театрына 3 елга сынау шарты белән алына, шуннан бирле әлеге театрда уйнавын дәвам итә.

Иҗаты

Образларның эчке дөньясын, кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә алучы көчле драматик актриса[1]. Театрдагы беренче роле — «Әгәр ташлап китсәң» спектаклендә эпизодик роль була. Җырлы рольләрне оста башкара.

Уйнаган рольләре


Фильмография

З. Зарипова

Гаиләсе

I ире (язылышмаган) Сәет Рәинбәков (15.05.1948), опера җырчысы

  • уллары Диас, 30 яшьтә вафат

II ире (язылышмаган) Сергей

  • уллары Энгель (1992)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1986 ― ТАССР атказанган артисты

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. ISBN 5-298-00708-2
  2. З. Зарипова белән әңгәмә. «Ирек мәйданы», 2016 ел, 14 июль

Сылтамалар

Моны да карагыз

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!