Аның таланты, сәхнә эшчәнлегендәге олы тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, югары дәрәҗәдә эшкә сәләтлелеге, музыка уен коралларында виртуоз уйнавы, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты[2].
Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. А. Фәйзрахманов Котдус Хөснуллин, И. Кадыйров кебек фольклор белгечләре белән эшли, И. Дәүләтшин, М. Кәшиповка аранжировканы ышанып тапшыра[3]
Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Коллективның куйган концертлар саны меңнәр белән исәпләнә.