Фидан Гафаров

Фидан Гафаров
Туган телдә исем Фидан Сафа улы Гафаров
Туган 12 октябрь 1947(1947-10-12) (77 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Яңа Уртай
Яшәгән урын Тукай урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре драма артисты, җырчы
Җефет Фәридә Хәбибулла кызы (?―2022)[2]
Балалар уллары Айбулат, Азамат, БР халык артисты; кызы
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык артисты (1984)ТР халык артисты (1994)БАССР халык артисты (1980)Салават Юлаев премиясеБР Халыклар дуслыгы ордены (2022)

Фидан Гафаров, Фидан Сафа улы Гафаров (Фида́н Сафи́ч Гафа́ров, 1947 елның 12 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Яңа Уртай) — татар драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты. БАССР (1980), РСФСР (1984), Татарстанның (1994) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981). «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» (2020).

Тәрҗемәи хәле

Фидан Гафаров
«Бәхет хакы» спектаклендә Зариф ролендә
Фидан Гафаров

1947 елның 12 октябренда Башкортстан АССР Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсенең театр бүлеген (И.Х. Йомагулов курсы) тәмамлаган (1966).

Хезмәт юлы

Иҗаты

Җырга-моңга сәләтле лирик-драматик каһарманнарны уйный. Төп рольләрне башкаручы зур сәхнә остасы. Югары дәрәҗәдә талантка ия актёр. Матур тышкы кыяфәте, музыкага сәләтле һәм хискә бай булуы Ф. Гафаровка истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә.

Репертуар

Драматургиянең төрле жанрларына караган әсәрләрдә 100 гә якын рольне башкара.

Фильмографиясе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Хатыны Фәридә Хәбибулла кызы (?―2022)[10]. Балалары: уллары Айбулат (фаҗигале рәвештә үлгән), Азамат, БР халык артисты; кызы Самира (башка хатын-кыздан)[11].

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!