Википедиядә
Шамкаев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Рәшит Шамкай, шулай ук Шамкай (тулы исем-фамилиясе Рәшит (Рәшид)[1] Мирза улы Шамкаев, 1940 елның 26 мае, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк — 2021 елның 22 августы, РФ, ТР, Казан) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1968—2000 елларда). Татарстанның халык артисты (1996).
Тормыш юлы
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев (1992 елдан Самар) өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки гади Шамкай исеме белән билгеле. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән 2000 елга кадәр — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Тышкы кыяфәте белән үк комик жанр артисты. Үтә кызык характерлы, комедиячел типларны гәүдәләндерә.
Рольләре
- Проня — «Баһадирлар» (Н. Погодин)
- Тишка — «Агай эне ак мыек» (А. Островский)
- Таһир — «Әнә килә автомобиль» (Ф. Яруллин)
- Ясәви — «Ташкыннар» (Т. Гыйззәт)
- Савелий — «Солдат хатыны» (Н. Анкилов)
- Нигъмәтҗан — «Синең урыныңа кайттым» (Р. Хәмид)
- Пеләш — «Әшнәләр» (В. Шукшин)
- Труффальдино — «Болан-Патша» (К. Гонци)
- Анчугин — «Булмас димә, дөнья бу» (А. Вампилов)
- Гыйльметдин — «Ат карагы» (Т. Миңнуллин)
- Дәрвиш — «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт)
- Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев)
- 2-нче кунак — «Кишер басуы» (З. Хәким) һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны Суфия (?—2018), Камал театры хезмәткәре булып эшләгән. Балалары: кызы Гөлнара, улы Айдар.
Вафаты
2021 елның 22 августында Казанда вафат. Хатынының туган ягында ― Арча районы Түбән Оры авылында җирләнгән [2][3].
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
О | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
У | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ш | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|