22 август
22 август — Милади тәкъвимендә сигезенче айның егерме икенче көне. Ел ахырына кадәр 131 көн кала.
Дөнья тарихында бу көн:
Шулай ук карагыз: Төркем:22 август көнне туганнар
- 1760 — Лев XII, 252 нче Рим папасы.
- 1862 — Клод Дебюсси, пианист, көйязар, музыка тәнкыйтьчесе.
- 1872 — Александр Носков, география һәм геоботаника галиме, мәгариф эшлеклесе.
- 1887 — Вәсим Солтанов, язучы, укытучы, сәяси золым корбаны.
- 1887 — Сергей Лаптев, география һәм гидрология галиме, профессор.
- 1888 — Осмонкул Бөлебалаев, кыргыз шагыйре, акын, җырлар авторы.
- 1897 — Сергей Герд, гидробиолог.
- 1899 — Иван Рогов, совет хәрби һәм сәяси эшлеклесе.
- 1904 — Евгений Соковнин, опера режиссёры, профессор.
- 1908 — Рим Сыртланов, башкорт артисты, Башкортстанның халык артисты.
- 1920 — Рэй Брэдбери, АКШ язучысы.
- 1924 — Зәкәрия Акназаров, совет дәүләт-фирка эшлеклесе.
- 1929 — Яхъя Халитов, татар тәрҗемәчесе.
- 1933 — Динара Үзбәкова, фармакология белгече, профессор.
- 1933 — Ирмтрауд Моргнер, ГДР журналисты, язучы.
- 1937 — Данил Хәсәншин, баянчы, көйязар.
- 1943 — Люция Заһидуллина, биотехнолог, уйлап табучы.
- 1951 — Тәлгать Абдуллин, икътисадчы, Татарстан дәүләт эшлеклесе.
- 1971 — Сәгыйт Хәйри, журналист.
- 1972 — Илүзә Ногманова, биюче, мөгаллим.
- 1974 — Айгөл Бариева, татар җырчысы.
- 1974 — Марат Бәшәров, Россия Федерациясе театр һәм кино актёры, ТВ алып баручысы.
- 1978 — Рөстәм Ахунов, иктисадчы.
- 1979 — Наталья Барбу, молдаван җырчысы.
- 1988 — Артем Дзюба, футболчы.
- 1988 — Давид Веррасто, йөзүче.
- 1990 — Илдар Хәйруллин, шахматчы, гроссмейстер.
Шулай ук карагыз: Төркем:22 август көнне вафатлар
- 1485 — Ричард III, инглиз патшасы.
- 1905 — Генрих-Якоб Руш, казанлы алман архитектор.
- 1907 — Платон Порецкий, математика һәм астрономия белгече, профессор.
- 1918 — Маргарита, Рус православ чиркәве кәшише.
- 1944 — Сергей Кутяшов, тарих белгече, чуаш мәгариф эшлеклесе.
- 1946 — Дөме Стояи, Маҗарстан патшалыгы хәрби-дәүләт эшлеклесе.
- 1958 — Роже Мартен Дю Гар, француз язучысы, Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе.
- 1960 — Алексей Некрасов, зоология һәм эмбриология белгече, профессор.
- 1963 — Иларий Глушарин, актёр, режиссёр, театр эшлеклесе.
- 1978 — Мөхәммәтгабделхәй Корбангалиев, башкорт мәгърифәтчесе, дини, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе.
- 1980 — Геннадий Краузе, инженер-механик, сәнәгать эшлеклесе.
- 1983 — Алексей Абдалов, Бөек Ватан сугышында катнашучы, эрзя.
- 1986 — Вәли Ахундов, азәри совет фирка-дәүләт эшлеклесе, эпидемиология белгече, профессор.
- 1986 — Җәлал Байяр, Төркия президенты (1950-1960).
- 1987 — Николай Черапкин, мукшы тел белеме һәм әдәбияты белгече, драматург, профессор.
- 1988 — Виталий Вольский, язучы, тәрҗемәче, драматург.
- 1993 — Динмөхәммәт Кунаев, казакъ совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
- 2000 — Әбүлфәз Илчебәй, тарихчы, мөгаллим, Азәрбайҗан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.
- 2001 — Татьяна Аверина, тимер аякта тизлеккә йөгерүчесе, тренер.
- 2001 — Әзһәр Габиди, татар шагыйре.
- 2002 — Микаел Габдуллаев, рәссам, мөгаллим.
- 2005 — Николай Шомин, инженер-конструктор, кораблар төзүчесе.
- 2012 — Лекс Вело, скрипкачы, оркестр дирижёры.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
|
|