Башкортстан Республикасы , Башкортостан Республикасы (Башкортста́н , Башкортоста́н [ 1] , баш. Башҡортостан Республикаһы , рус. Республика Башкортостан ) — Россия Федерациясе белән берләшкән, Россия Федерациясе субъекты , Идел буе федераль округынә , ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.
Башкаласы — Уфа шәһәре.
Халык саны: 2024 елның 1 гыйнварына ― 4 640 361 кеше . Шуларның 2 585 360 ы шәһәрләрдә, 1 470 000 (40%) авыл җирлегендә яши[ 2] . Республика халкының 52,7% ы (2,15 млн) хатын-кызлар һәм 47,3% ы (1,93 млн) ир-атлар [ 3] .
География
Чиктәшлек
Географик урнашу
Көнбатыш Башкортстан. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы — борынгы җәйләү урыннары.
Башкортстан республикасы — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы — Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлөше Көнчыгыш-Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнаша. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Мәйданы — 143,6 мең км².
Республика территориясендә Башкортстан дәүләт тыюлыгы урнашкан.
Гидрография
Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), кушылдыклары — Нөгеш (235 км), Сем (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим (535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары. Башкортстан җирлегеннән шулай ук Җаек елгасы (2428 км.) башлана.
Күлләрнең саны — 2700. Республиканың иң зур күлләре Урал таулары артына урнаша. Көнбатыш өлешендә иң эре күл — Асылыкүл (мәйданы 18,5 км²).
Климат
Ямантау
Тауларда уртача еллык температура +0,3°С, тигезлектә +2,8°С. Гыйнварда Цельсия градусы буенча уртача температура 18°С, июльдә — +18°С. Кояшлы көннәр саны 261дән (Уфа) 287гә (Аксёново , Белорет ) кадәр үзгәреп тора.
Уртача еллык явым-төшемнәр саны 300—600 мм, Урал тауларының көнбатыш ягында 700 ммга кадәр җитә.
Кар капламы ноябрь башында яки уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә кар эреп бетә. Кар капламы 150—165 (таулы районнарда 171—177) көн ята, аның уртача биеклеге 36-55 см га җитә.
Табигать
Урманнар республика территориясенең 40 % алып тора. Урал таулары артында катнаш урманнар, төньяктарак нарат-яфраклы һәм каен урманнары бар; урман-далалар — каен һәм имән агачларына бай.
Йөрәктау - биеклеге Агыйдел елгасы өстеннән 220 метр.
Тарих
Орхон төрки язуында «Башкортстан» сүзенең язылышы
1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә башлый
Республика «Башгурд» исеме астында беренче тапкыр VIII гасырда Фәзлуллаһ Рәшидәддиннең «Огузнамә» исемле эшендә телгә алына, ә башкорт халкының үзатылышы (башҡорт) Сәлләм Тәрҗемән хезмәтләрендә (IX гасырның беренче яртысы) очрый.
X —XII гасырларда республиканың көнбатыш өлешендә яшәүчеләр Идел буе Болгары дәүләте, XIII —XIV гасырларда бөтен Башкортстан җирлеге Җучи Олысына , аның таркалуыннан соң башкортлар Казан , Нугай вә Себер ханлыклары, 1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә.
Инкыйлабкача елларда хәзерге Башкортстан җирлеге күбесенчә Уфа губернасы составында була.
1917 елның 15 (28) ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен (автономиясен) игълан итә. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешү» имзалана.[ 4] Башкорт Совет Автономиясе Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оеша. Башкортларның үз шәһәрләре булмаганлыктан, аның башкаласы итеп күрше Уфа губернасында урнашкан рус-татар шәһәре Эстәрлетамак билгеләнә. 1920 елның 20 августында Совет хөкүмәте Эстәрлетамак шәһәрен Кече Башкортстанга бирә.
1922 елның 14 июненнән Уфа губернасын юк итеп, Башкортстан составына губернаның зур өлешләре, шул исәптән Бәләбәй һәм Бөре өязләре (алар язмышы турында махсус референдум үткәрелергә тиеш булган) кертеләләр , башкаласы Этәрлетамактан Уфага күчерелә.
1952 елның маенда Башкорт АССРы эчендә Уфа һәм Стәрлетамак өлкәләре барлыкка килә, әмма 1953 елның апрелендә өлкәләргә бүленеш юкка чыгарыла.
1990 елда БАССР Югары Шурасы Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация кабул итә.[ 5]
Дәүләт корылышы
Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы — Башкортстан Республикасының беренче Президенты
Башкортстан Конституциясенә тиешле дәүләт власы хөкем, башкарма һәм кануннар чыгару юнәлешләренә бүленә.
Башкарма хакимлек
Башкортстан Республикасы Башлыгы — Башкортстан Республикасының иң югары вазифалы кешесе.
Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы Башкортстан Конституциясе белән билгеләнә.
Хөкем власы
Башкортстан Республикасында хөкем власын Башкортстан Республикасы Конституция Суды, федераль судлар һәм мировой хөкем тормышка ашыра.
Законнар чыгару власы
Башкортстан Парламенты — Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2003 елдан бер палатасыннан торган кануннар чыгару органы.
Халык
Торак пунктлар
Милли состав
Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре — Уфа (башкала, 1 042 мең кеше), Стәрлетамак (264 мең кеше), Салават (158 мең кеше), Нефтекама (122 мең кеше), Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкның татарлар (25,4 %), башкортлар (29,5 %), руслар (36,1 %) тәшкил итә.
Халык
1926 [ 7]
1939 [ 8]
1959 [ 9]
1970 [ 10]
1979 [ 11]
1989 [ 12]
2002 [ 13]
2010 [ 14]
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
руслар
1 064 707
39,9 %
1 281 347
40,6 %
1 418 147
42,4 %
1 547 893
40,2 %
1 547 893
40,2 %
1 548 291
39,3 %
1 490 715
36,3 %
1 432 906
36,1 %
башкортлар
625 845
23,5 %
671 188
21,3 %
737 711
22,1 %
892 248
23,4 %
935 880
24,3 %
863 808
21,9 %
1 221 302
29,8 %
1 172 287
29,5 %
татарлар
621 158
23,3 %
777 230
24,6 %
768 566
23,0 %
944 505
24,7 %
940 436
24,5 %
1 120 702
28,4 %
990 702
24,1 %
1 009 295
25,4 %
чуашлар
84 886
3,2 %
106 892
3,4 %
109 970
3,3 %
126 638
3,3 %
122 344
3,2 %
118 509
3,0 %
117 317
2,9 %
107 450
2,4 %
чирмешләр
79 298
3,0 %
90 163
2,8 %
93 902
2,8 %
109 638
2,9 %
106 793
2,8 %
105 768
2,7 %
105 829
2,6 %
103 658
2,6 %
украиннар
76 610
2,9 %
92 289
2,9 %
83 594
2,5 %
76 005
2,0 %
75 571
2,0 %
74 990
1,9 %
55 249
1,4 %
39 875
1,0 %
арлар
23 256
0,9 %
25 103
0,8 %
25 388
0,8 %
27 918
0,7 %
25 906
0,7 %
23 696
0,6 %
22 625
0,6 %
21 477
0,5 %
мордва
49 813
1,9 %
57 826
1,8 %
43 582
1,3 %
40 745
1,1 %
35 900
0,9 %
31 923
0,8 %
26 020
0,6 %
20 300
0,5 %
башкалар
39 773
1,5 %
56 931
1,8 %
60 749
1,8 %
52 485
1,4 %
53 557
1,4 %
55 426
1,4 %
74 577
1,8 %
165 044
4,1 %
барлык
2 665 346
100,0 %
3 158 969
100,0 %
3 341 609
100,0 %
3 818 075
100,0 %
3 844 280
100.0 %
3 943 113
100,0 %
4 104 336
100,0 %
4 072 292
100,0 %
Административ-территориаль бүленеш
Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар.
Икътисад
Сәнәгать
Эре сәнәгый үзәкләре — Уфа , Стәрлетамак , Ишембай , Салават , Нефтекама , Туймазы , Октябрьски , Белорет . Җитештерүнең югары дәрәҗәдәге тупланышы хас, сәнәгый продукциясенең якынча 50 % Уфада чыгарыла.
Сәнәгатьнең әһәмиятле тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү. Машиналарны төзү һәм металл эшкәртү зур үсешне алган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш материалларны ясау да бар.
Энергетика
Аның нигезен җылылык электр стансалар тәшкил итәләр: Карманово ГРЭСы, Уфадагы ҖЭҮ-1, ҖЭҮ-2, ҖЭҮ-3 ҖЭҮ-4, Стәрлетамакта һәм Салаватта ҖЭҮләре , Урал арты ҖЭҮ (Сибай) һәм Күмертау ҖЭҮ.
Башкортстан АЭС төзелеше Чернобыль һәлакәтеннән соң туктатылган.
Туймазы районының Төпкилде авылы тирәсендә тәҗрибә-сынау җил электр стансасы урнашкан.
Авыл хуҗалыгы
Ашлык-терлекчелек юнәлешендәге авыл хуҗалыгы . Бодай , арыш , солы , арпа , шикәр чөгендере, көнбагышны үстерәләр. Җөмһүрияттә сөт-ит терлекчелеге, ит-йон сарыкчылыгы , кошчылык , атчылык , кымызчылык һәм умартачылык үсешне алган. Башкорт балы Россиядә киң мәшһүрлекне алган.
Транспорт
Тимер юл элемтәсе Самара—Уфа тимер юлыннан башлана, аның 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясеннән Уфа станциясенә кадәрге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла.
Уфа тимер юллар аша Самар , Чиләбе , Ырынбур , Сембер һәм башка шәһәрләр белән тоташтырылган. Көймә йөрешле елгалар: Агыйдел һәм Караидел . Торба үткәргеч транспорты да үсешне алган.
Автомобиль юллар
Төбәк аша М5 «Урал», М7 «Идел», Р240 Уфа — Ырынбур , Р315 Уфа — Бөре — Яңавыл , Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорски , Р317 Бөре — Тазтөбе — Чаткы һәм Р361 Мәләвез — Магнитогорски [ 15] автоюллары баралар.
Авиа элемтә
Авиа элемтә Башкортстанны Россиядәге дистәләрчә шәһәрләре белән, БДБ илләре, Греция, Кытай, БГЭ, Төркия шәһәрләре белән тоташтыра. Уфада Башкортстанда иң зур аэропорт урнашкан.
Башкортстан бәйрәмнәре
«Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көн, һөнәри һәм башка даталар турында» Башкортстан законы республиканың Югары Советы тарафыннан 1992 елның 27 февралендә кабул ителде.
Эшләми торган бәйрәм көннәре.
Истәлекле көннәре.
Башкортстанда халык (милли) Сабантуй бәйрәме рәсми статуска ия. Бәйрәм республиканың барлык муниципаль районнарында язгы басу эшләре бетү уңаеннан үткәрелә. Сабантуйның үткәрелү датасы ел саен Башкортстан башлыгы указына ярашлы тәгаенләнә.
Җөмһүрият Салават җыены фольклор бәйрәме ел саен Башкортстан республикасының төрле шәһәр һәм районнарында 2004 елдан алып үткәрелә башлады. 2011 елдан алып Салават җыены Салават районында үткәрелә.
Башкортстанның Октябрьский шәһәренда җөмһүрият Курай бәйрәме үткәрелә. Курай бәйрәме татарлар яшәгән республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында курайны пропагандалау һәм популярлаштыру, башкорт халык уен коралларын таралышын киңәйтү, шулай ук зирәк курайчылар ачу максатларында үтә һәм беренче мәртәбә 2001 елда оештырылды.
Шулай ук Башкортстан Республикасында Россия Федерациясе субъекты канунияте тарафыннан булдырылган башка истәлекле даталар да билгеләнә.
Искәрмәләр
↑ Башкортстан Конституциясе : «Башкортстан Республикасы» һәм «Башкортстан» дигән атамалар тиң мәгънәле.
↑ Элина Ахметова. Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА «Башинформ» , 10.05.2024
↑ Элина Ахметова.
В Башкирии 53% населения составляют женщины. ИА «Башинформ» , 12.05.2024
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2017-12-01, retrieved 2014-09-11
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2008-10-14, retrieved 2014-09-11
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-16
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=772
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=61
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=76
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=59
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=58
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=56
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2006-11-04, retrieved 2012-11-18
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2012-02-04, retrieved 2012-11-18
↑ Р361 – «Магнитогорск — Сибай — Зилаир – Ира» | Автодороги России | Главная . әлеге чыганактан 2013-02-26 архивланды. 2013-02-24 тикшерелгән.
Әдәбият
Шулай ук карагыз