Ямал-Ненец автономияле округы
Яма́л-Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ямало-Ненецкий автономный округ, нен. Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында).
Округның административ үзәге — Салехард каласы.
Чиктәшлек
География
ЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Ямал, Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир өсте — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан.
Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°…-26°, июльнеке +4°…+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн.
Эре елгалар: Об, Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто).
Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән капланган.
Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай.
Файдалы казылмалар
Углеводород запаслар буенча ЯНАО Россия регионнар арасында беренче урыннарда тора.
Тарих
Ямало-Ненец автономияле округы (башта — милли округ) Урал өлкә составында 1930 елда барлыкка килә. Аннары округ Обь-Иртыш һәм Омск өлкәсе составына керә, ә 1944 елда Төмән өлкәсе составына керә.
1977 елдан — автономияле округ.
Демография
ЯНАО халык саны — 546 170 кеше (2010 җанисәбе буенча); халык тыгызлыгы — 0,7 кеше/км².
Халык табигый үсеше — 9,8 (1000 кешегә, 2010).
Халыкның 84,9 % шәһәрләрдә яши.
Милли состав
Халык |
1959 |
1970 |
1979 |
1989 |
2002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) |
2010[3]
|
Руслар |
27 789 (44,58 %) |
37 518 (46,91 %) |
93 750 (59,02 %) |
292 808 (59,17 %) |
298 359 (58,9 %) |
312 019 (61,7 %)
|
Украиннар |
1921 (3,08 %) |
3026 (3,78 %) |
15 721 (9,90 %) |
85 022 (17,18 %) |
66 080 (13,03 %) |
48 985 (9,7 %)
|
Ненецлар |
13 977 (22,42 %) |
17 538 (21,93 %) |
17 404 (10,96 %) |
20 917 (4,23 %) |
26 435 (5,21 %) |
29 772 (5,9 %)
|
Татарлар |
3952 (6,34 %) |
4653 (5,82 %) |
8556 (5,39 %) |
26 431 (5,34 %) |
27 734 (5,47 %) |
28 509 (5,6 %)
|
Хантлар |
5519 (8,85 %) |
6513 (8,14 %) |
6466 (4,07 %) |
7247 (1,46 %) |
8760 (1,76 %) |
9 489 (1,9 %)
|
Әзериләр |
— (0,0 %) |
28 (0,0 %) |
308 (0,2 %) |
3418 (0,69 %) |
8353 (1,6 %) |
9 291 (1,8 %)
|
Башкортлар |
25 (0,0 %) |
113 (0,1 %) |
871 (0,5 %) |
6830 (1,38 %) |
7932 (1,56 %) |
8 297 (1,7 %)
|
Беларуслар |
388 (0,6 %) |
808 (1,01 %) |
2121 (1,34 %) |
12 609 (2,55 %) |
8989 (1,77 %) |
6 480 (1,3 %)
|
Комилар |
4866 (7,81 %) |
5445 (6,81 %) |
5642 (3,55 %) |
5746 (1,16 %) |
6177 (1,22 %) |
5 141 (1,0 %)
|
Молдаваннар |
211 (0,3 %) |
191 (0,2 %) |
537 (0,3 %) |
5570 (1,13 %) |
5400 (1,07 %) |
4 712 (0,9 %)
|
Комыклар |
- (0,0 %) |
- (0,0 %) |
- (0,0 %) |
н.д. |
н.д. |
4 466 (0,9 %)
|
Ногайлар |
- (0,0 %) |
- (0,0 %) |
- (0,0 %) |
н.д. |
н.д. |
3 479 (0,7 %)
|
Чуашлар |
- (0,0 %) |
н.д. |
н.д. |
н.д. |
н.д. |
3 471 (0,7 %)
|
Селькуплар |
1245 (2,00 %) |
1710 (2,14 %) |
1611 (1,01 %) |
1530 (0,31 %) |
1797 (0,35 %) |
1 988 (0,4 %)
|
Башка милләтләр |
н.д. |
н.д. |
н.д. |
н.д. |
н.д. |
29 288 (5,8 %)
|
Милләтен атамаучылар |
… |
… |
4 (0,01 %) |
… |
7331 (1,45 %) |
17 517
|
Дин
Православие
Ислам
- ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәте
Административ-территориаль бүленеш
Торак пунктлар
Халык саны 10 мең кешедән артык булган торак пунктлар (2010 җанисәбе буенча)[4]
|
|
Икътисад
Икътисад нигезе — нефть һәм газ чыгару. Төп газ чыгаручы — ААҖ «Газпром» (округта чыгарылган газдан — 90%).
Төп нефть чыгаручылар — ААҖ «Газпром нефть» һәм ААҖ «НК „Роснефть“».
Искәрмәләр
|
---|
| | | ¹ Суверенитет турында декларацияне кабул итү елы ² Республика статусын раслау елы |
|
|