Иркутск өлкәсе (рус. Иркутская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Көнчыгыш Себер экономик районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Иркутск шәһәре.
1937 елның 26 сентябрьдә нигезләнгән.
Иркутск өлкәсенең губернаторы — Игорь Иванович Кобзев (2020 елдан).
Канунбирү мәҗлесе 45 депутаттан тора, мәҗлеснең рәисе — Алекса́ндр Ви́кторович Веде́рников.
География
Мәйданы 767,9 мең км². Урта Себер яссытаулыгының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Көньяк-көнбатышта — Көнчыгыш Саян таулары, төньяк-көнчыгышта Төньяк Байкал һәм Патом таулыгы урнашкан.
Чиктәшлек
Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар
Файдалы казылмалар
Өлкәдә зур ташкүмер чыганаклар да тупланган: Черемхау, Тулун бассейннарында.
Күп нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ковыкта, Ангара-Лена, Ангара-Илим һәм Чикан газ; Югары Чона, Яракта, Дулисьма, Марково, Данилово нефть һәм газ чыганагы.
Климат
Климаты — кискен континенталь.
Гидрография
Күлләр
Байкал - иң зур күл Россияда.
Сусаклангычлар
Иркутск, Братск, Усть-Илимск, Богучан (2013 елдан) сусаклангычлар бар.
Елгалар
Ангара, Лена, Ока, Иркут, Китой, Уда, Бирюса, Катанга, Мама, Витим h.б.
Туфраклар
Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, таулы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.
Үсемлекләр
Урманлылык - 70 %.
Хайваннар
Нерпа - уникаль хайван Байкал күле кырында тора.
Тыюлыклар
Өлкәдә тыюлыклар оештырылган:
- Байкал буе тыюлыгы
- Байкал-Лена тыюлыгы
Тарих
Моны да карагыз: Иркутск губернасы
Халык
Торак пунктлар
Торак пунктлар (күбрәк 9 мең) Җанисәп 2010 ел[1]
|
Иркутск |
587,2 |
Железногорск-Илимский |
Калып:Нет изменений26,1 |
Братск |
▼246,3 |
Вихоревка |
▼22,5 |
Ангарск |
▼233,8 |
Слюдянка |
▼18,5 |
Усть-Илимск |
▼86,6 |
Бодайбо |
15,3 |
Усолье-Сибирское |
▼83,4 |
Чунский |
▼15,2 |
Черемхау |
▼52,7 |
Байкальск |
▼13,6 |
Шелехов |
▼48,0 |
Свирск |
▼13,6 |
Усть-Кут |
45,1 |
Усть-Ордынский |
14,3 (2003) |
Тулун |
▼44,6 |
Киренск |
12,7 |
Саянск |
▼40,8 |
Яңа Игирма |
▼10,2 |
Түбән Уда |
37,1 |
Куйтун |
▼10,1 |
Тайшет |
▼35,5 |
Маркова |
9,9 |
Зима |
▼32,5 |
Залари |
▼9,6 |
|
Милли состав
Халык исәбе 2408 мең кеше (2011), аларның 79,3 % шәһәрләрдә торалар (урбанизация каты).
Руслар — 89,9 %, бурятлар — 3 %, украиннар — 2 %, татарлар — 0,9 % һ.б. Белоруслар, чуашлар, башкортлар, тофалар, эвенклар һ.б. да тора.
Татарлар Иркутск (6,7 мең кеше), Ангарск (3 мең), Братск (2,3 мең), Черемхово (2,1 мең), Усолье-Сибирское (1,8 мең), Тайшет (1 меңләп) шәһәрләрендә, Усть-Орда бурят округында (4,4 мең), Залари, Нукут, Чуна, Оса районнарында яши. 6 татар, 23 катнаш торак пункты бар.
Тарихы
Татар халкы Себер татарларыннан һәм Идел-Урал регионыннан чыккан кешеләрдән тора. Иркутск өязенә күченгән татарларның беренче җәмгыяте 19 йөз уртасында оештырыла (Биликтуй һәм Новоямский авыллары). 19 йөз ахыры - 20 йөз башында Иркутск, Нижнеудинск шәһәрләрендә, Усолье-Сибирское, Черемхово, Залари, Голуметь, Александровский, Слюдянка, Култук, Зима, Тайшет авылларында, яңа җирләргә күченгән Кулиш, Тарея, Долгановский, Черемшанка, Харагун, Шаховская һ.б. торак пунктларда татар җәмгыятьләре оештырыла. Татар халкы ташкүмер шахталарында, төзелештә эшли; игенчелек, олаучылык, сәүдә белән шөгыльләнә.
1898 елда Иркутскида җамигъ мәчет ачыла, аның каршында ир балалар өчен мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп эшли. Татарлар урнашкан башка җирләрдә дә мөселманнарның гыйбадәт кылу урыннары, уку йортлары була.
1905-17 елларда Иркутскида Иркутск мөселманнары хәйрия җәмгыяте, «Бертуган Шәфигуллиннар һәм Әхтәмовларның сәүдә йорты» эшли.
1920-елларда Иркутск өлкәсе территориясендә 40лап татар мәктәбе, балалар йортлары (Иркутскида - 2, Нижнеудинск, Голуметь, Манзуркада - 1 әр), М. Вахитов исемендәге эшчеләр клубы һәм пионерлар коммунасы (Иркутск), китапханәләр, уку өйләре (Иркутск, Черемхово, Залари, Голуметь, Зима, Николаевский Завод) була.
Хәзерге торышы
Хәзерге вакытта милли-мәдәни үзәкләр Иркутскида, Ангарскида, Черемховода, Усолье-Сибирскоеда, Братскта, шәһәр тибындагы Залари, Оса һәм Новонукутский посёлокларында; Халык иҗаты йортлары, төбәк этнографик-тарихы музее (Залари, Кулиш), «Бүләк» халык фольклор коллективы (Иркутск) эшли.
Оса, Залари, Чунский районнары мәктәпләрендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла. Иркутск, Ангарск, Черемховода якшәмбе татар сыйныфлары эшли.[2]
Иркутск өлкә мөселман җәмгыятенә теркәлгән 8 мөселман җәмгыяте керә (2004). 5ләп мәчет (Иркутск, Ангарск, Черемхово, Тайшет, Усолье-Сибирское, Оса, Шаховская һ.б.) эшли.
Тофалар
Тофалар (карагаслар) төрки халык ул. Тофалар исәбе 700ләп кеше. Алар Түбән Удинск (Нижнеудинск) районда тора - Алыгҗер, Югары Гутара һәм Нерха.
Административ-территориаль бүленеш
Иркутск өлкәсе үз эченә 9 шәһәр округ һәм 33 муниципаль район ала.
Хәзерге вакытта Иркутск өлкәсе 33 районга бүленә.
Харитада №
|
Исем
|
Код ОКАТО
|
Халык (2006), мең кеше
|
Мәйдан, мең км²
|
Тыгызлык, кеше/км²
|
Идарә үзәге
|
|
Иркутск
|
25 401 000 000
|
579,2
|
|
|
1
|
Алар районы
|
25 123 000 000
|
25,8
|
2,7
|
9,6
|
Кутулик
|
2
|
Ангарск районы
|
25 203 000 000
|
262,8
|
1,15
|
228,5
|
Ангарск
|
3
|
Балаган районы
|
25 201 000 000
|
10,6
|
6,6
|
1,6
|
Балаган
|
4
|
Баяндай районы
|
25 125 000 000
|
12,8
|
37,6
|
0,34
|
Баяндай
|
5
|
Бодайбо районы
|
25 202 000 000
|
27,3
|
92,0
|
0,3
|
Бодайбо
|
6
|
Бохан районы
|
25 126 000 000
|
27,0
|
3,7
|
7,3
|
Бохан
|
7
|
Братск районы
|
25 204 000 000
|
64,2
|
33,66
|
1,9
|
Братск
|
8
|
Жигалово районы
|
25 206 000 000
|
10,7
|
2,3
|
4,7
|
Жигалово
|
9
|
Залари районы
|
25 208 000 000
|
35,1
|
7,54
|
4,7
|
Залари
|
10
|
Зима районы
|
25 210 000 000
|
15,0
|
7,0
|
2,14
|
Зима
|
11
|
Иркутск районы
|
25 212 000 000
|
68,6
|
9,2
|
7,5
|
Иркутск
|
12
|
Казачинское-Лена районы
|
25 214 000 000
|
20,9
|
33,3
|
0,6
|
Казачинское
|
13
|
Катанга районы
|
25 216 000 000
|
4,3
|
139,0
|
0,03
|
Ербогачен
|
14
|
Качуг районы
|
25 218 000 000
|
23,0
|
31,4
|
1,4
|
Качуг
|
15
|
Киренск районы
|
25 220 000 000
|
22,6
|
43,8
|
0,51
|
Киренск
|
16
|
Куйтун районы
|
25 222 000 000
|
35,7
|
11,2
|
3,2
|
Куйтун
|
17
|
Мама-Чуя районы
|
25 224 000 000
|
6,3
|
43,0
|
0,15
|
Мама
|
18
|
Түбән Илим районы
|
25 226 000 000
|
|
18,9
|
|
Железногорск-Илимский
|
19
|
Түбән Уда районы
|
25 228 000 000
|
35,5
|
50,0
|
0,71
|
Түбән Уда
|
20
|
Нукут районы
|
25 132 000 000
|
16,9
|
2,4
|
7,0
|
Новонукутский
|
21
|
Ольхон районы
|
25 230 000 000
|
9,1
|
15,9
|
0,57
|
Еланцы
|
22
|
Оса районы (Иркутск өлкәсе)
|
25 133 000 000
|
|
4,4
|
|
Оса
|
23
|
Слюдянка районы
|
25 234 000 000
|
43,7
|
5,3
|
8,25
|
Слюдянка
|
24
|
Тайшет районы
|
25 236 000 000
|
87,4
|
27,8
|
3,14
|
Тайшет
|
25
|
Тулун районы
|
25 238 000 000
|
28,1
|
13,5
|
2,1
|
Тулун
|
26
|
Усолье районы (Иркутск өлкәсе)
|
25 240 000 000
|
51,2
|
6,9
|
7,4
|
Усолье-Сибирское
|
27
|
Усть-Илимск районы
|
25 242 000 000
|
22,2
|
36,8
|
0,60
|
Усть-Илимск
|
28
|
Усть-Кут районы
|
25 244 000 000
|
55,1
|
34,6
|
1,59
|
Усть-Кут
|
29
|
Усть-Уда районы
|
25 246 000 000
|
16,3
|
20,4
|
0,8
|
Усть-Уда
|
30
|
Черемхово районы
|
25 248 000 000
|
30,7
|
9,9
|
3,1
|
Черемхау
|
31
|
Чуна районы
|
25 250 000 000
|
|
|
|
Чунский
|
32
|
Шелехов районы
|
25 255 000 000
|
62,5
|
|
|
Шелехов
|
33
|
Эхирит-Булагат районы
|
25 137 000 000
|
31,6
|
5,2
|
6,1
|
Усть-Ордынский
|
Икътисад
Сәнәгатьнең төп тармаклары: таудан казып чыгару (ташкүмер, тимер рудасы, алтын, эслүдә, гипс, тоз, нефть, газ), машина төзү (авиатөзү), химия hәм нефть химиясе, агач эшкәртү hәм целлюлоза-кәгазь, урман химиясе.
Энергетика
Братск, Иркутск, Мамакан, Усть-Илим ГЭСлары бар.
Машиналар төзү
Иркутск авиатөзелеш завод эшли (ИАЗ, корпорация "Иркут").
Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате
Братск һәм Усть-Илимск - агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате үзәкләр.
Химия, газ hәм нефтьгаз химиясе сәнәгате
Ангарск - "Ангарск нефть химия компаниясе" (нефть эшкәртү, полимерлар, катализ hәм башка заводлары). Алар бензин, кирәсин һәм нефтепродуктлар җитештерә.
Саянск - "Саянскхимпласт" (полимерлар).
Усть-Кут - "Иркутск полимерлары заводы"
Башка сәнәгать төрләре
Транспорт
Мәдәният
Спорт
Туризм һәм рекреация
Искәрмәләр