Республика Урта Уралның көнбатышында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 180 км, төньяктан көньякка — 270 км. Иң югары ноктасы — 332 м — республиканың төньяк-көнбатышында урнаша.
Климат
Удмурития континенталь климат зонасында урнаша. Урта ел температурасы — +1,0...+2,5 °C. Елнның иң җылы ай — июль (+17,5...+19 °C), иң салкын — гыйнвар (−14...−15 °C). Максималь температуралар +38...+39 °Cка кадәр җитә, минималь температура 1978 елның 31 декабрендә күзәтелгән һәм ул –50 °Cны тәшкил иткән[1].
Уртача еллык явым-төшемнәр саны — 500–600 мм, вегетация чоры якынча 150 көнне тәшкил итә.
Кар капламы ноябрь башында-уртасында барлыкка килә. Кар капламы 160-175 көн ята, аның уртача биеклеге 50-60 см га җитә.
Файдалы казылмалар
Удмуртия байлыкларының нигезе булып нефть тора. Ачыклаган сәнәгый запаслары 300 млн тоннаны тәшкил итәләр, дәүләт балансында 114 нефть чыганагы тора, шуларның 72се эшкәртелә, ә 32се — сәнәгый үзләштерүгә әзер.[2]
Удмурт Республикасының дәүләт-хокукый корылышы Россия Федерациясе Конституциясе һәм Удмурт Республикасы Конституциясе белән билгеләнә. Югары канун чыгару һәм контроль органы — биш елга сайлана торган Удмурт Республикасының дәүләт шурасы. Хәзерге составы 2013 елда сайланган, рәисе — Владимир Невоструев Башҡарма хакимият — Президент һәм Республика хөкүмәте.
Икътисад
Удмуртия — зур үскән промышленность һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы белән республика. Шулай ук республикада иң зур оборона предприятиеләрлнең туплпанышы. Республика нефть белән бай, 2006 елда 10,2 млн. т нефть чыгарылган.[12]
Сәнәгать
Сәнәгатьнең төп тармаклар — машиналар төзү, металл эшкәртү, кара металлургия һәм агач эшкәртү сәнәгате. Энергетика: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Воткинскта җылылык электростанция бар. Металлургия җитештерү Ижауда туплпана, металл кою производствосы — Ижауда һәм Воткинскта. Шулай ук җиңел автомобиль һәм автофургоннар, мотоцикллар, ау мылтыкларның ңитештерү бар. Агач хәзерләү төньяк һәм көнбатыш районнарда үткәрәләр. Предприятиләрнең зур өлеше хәрби сәнәгать комплексы белән бәйләнгән.