«Вордскем кыл» |
«Вордскем кыл» |
|
Tөр |
фәнни-методик
|
---|
Формат |
А4
|
---|
|
Гамәлгә куючы |
«Милли матбугат нәшрият йорты» АУ
|
---|
Нәшер итүче |
«Милли матбугат нәшрият йорты» АУ
|
---|
Баш мөхәррир |
Андрей Клементьев[1]
|
---|
Нигезләнде |
1990 ел
|
---|
Тел |
удмурт, рус
|
---|
Төп офис |
426057 Ижевск, К. Маркс ур., 262
|
---|
|
язылу индексы |
ПР925
|
---|
Веб-сайт: Вордск |
«Вордскем кыл» (удмурт теленнән: Туган сүз[2]) ― 1990 елдан Удмурт АССР (1991 елдан Удмурт Республикасы) башкаласы Ижевск шәһәрендә удмурт һәм рус телләрендә чыгарыла торган фәнни-методик журнал[3]. Хәзерге вакытта басманы гамәлгә куючы һәм нәшир итүче ― Удмурт Республикасының «Милли матбугат нәшрият йорты» автоном учреждениесе[2].
Тарих
Удмурт Республикасы халык мәгарифе министрлыгы (хәзерге Удмурт Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы) тарафыннан 1990 елның февралендә оештырылган. Журнал башта «Кенеш» әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журналына кушымта буларак, 1992 елдан аерым басма буларак чыгарыла. 1998 елның 1 гыйнварына кадәр журнал ике айга бер тапкыр, 1998 елның 1 гыйнварыннан елына 10 сан чыга[4].
Журнал мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының, башлангыч сыйныфлар укытучыларының, удмурт теле һәм әдәбияты укытучыларының, туган якны өйрәнү укытучыларының, өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри үсеше өчен ресурс булып тора, удмурт телен һәм мәдәниятен укытуда инновацион алымнарны гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Аның битләрендә удмурт филологиясе, этномәдәни белем бирү өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, педагог-практиклар тәҗрибәсеннән материаллар басыла. Удмурт һәм рус телләрендә нәшер ителә.
Басма елына 10 тапкыр чыга һәм Удмурт Республикасында, Татарстанда, Башкортстанда һәм Киров өлкәсендә тарала[5].
Хәзерге вакытта журналның оештыручысы һәм нәшире булып Удмурт Республикасының автоном учреждениесе «Милли матбугат нәшрият йорты» тора[6]
Баш мөхәррирләр
- Беренче мөхәррир ― Анатолий Николаевич Уваров (1933–2005), филология фәннәре кандидаты.
- А. Ю. Корепанов.
- 2021 елдан ― Андрей Александрович Клементьев, филология фәннәре кандидаты[7].
Төп темалар
Журналда яктыртылган төп темалар: удмурт милли мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә учреждениеләренең үсеше, удмурт телен һәм удмурт әдәбиятын укыту проблемалары, башлангыч сыйныфларда укыту, балалар бакчаларының иң яхшы укытучылары һәм тәрбиячеләренең эш тәҗрибәсе, төбәк мәдәнияте мәсьәләләре, галим-филологларның, тарихчыларның, сәнгать белгечләренең фәнни һәм методик эшләре[3].
Рубрикалар
Даими рубрикалар: «Яңалыклар»; «Мәктәпкәчә белем бирү»; «Башлангыч мәктәптә»; «Урта мәктәптә»; «Галим тикшерә».
Периодик рубрикалар: «Редактор колонкасы»; «Безнең юбилярлар»; «Төбәкне өйрәнү»; «Өстәмә белем бирү»; «Укытучының иҗади почмагы»; «Китап киштәсе»; «Фәнгә беренче адымнар»; «Яшь тикшерүче»; «Квалификация күтәрү»; «Яшь белгечкә»; «Сыйныф җитәкчесенә ярдәм итү» [8].
2020 елның 10нчы (берләштерелгән ноябрь-декабрь айлары) саны Татарстанда удмурт теле һәм мәдәниятен укыту мәсьәләренә багышланган.
Журнал шулай ук нәшрият эшчәнлеге алып бара[9].
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
- И. М. Байметов. «Вордскем кыл» / Удмуртская Республика = Удмурт Элькун : энциклопедия. Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — С. 243—244. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
Сылтамалар