Википедиядә
Камалова фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Зөлфия Камалова , Зөлфия Нәҗип кызы Камалова, Zölfiä Näcip qızı Kamalova, Австралиядә : Zulya Kamalova (1969 елның 8 августы , ССРБ , РСФСР , Удмурт АССР , Сарапул ― 2024 елның 18 сентябре , Австралия ) — җырчы. Австралиядә яшәп иҗат итә. World music стилендәге музыка конкурслары лауреаты. Австралиянең «Ел җырчысы-2001». Татарстанның атказанган артисты (2012 ).
Тәрҗемәи хәле
Зөлфия Камалова
Зөлфия Камалова
Музыка төркеме белән
Рөстәм Миңнеханов белән. 2012
1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне, Пермь университетының чит телләр факультетын (1991 ) тәмамлаган.
1991 елда студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә (АКШ ) китә, Австралия егетенә кияүгә чыга, Тасмания утравында Хобарт шәһәрендә яши башлый.
Җырчы 2024 елның 18 сентябрендә яман шеш авыруыннан вафат була[ 1] [ 2] .
Иҗаты
Австралиядә үз музыка төркемен Zulya and The Children of the Underground [ 3] булдыра. Башкару стиле катлаулы: татар мотивлары, джаз элементлары, француз шансоны, популяр музыка, фолк, этностиль катнашкан. Һәрвакыт тере тавышка җырлыйлар.[ 4]
1997 елда Австралиядә 1 нче альбомын яздыра. Анда рус , чегән, француз , португал , испан , инглиз телләрендә башкарылган җырлары кергән.
2007 елда «3 Nights» альбомы дөнья күрә. Анда татар , рус , инглиз телләрендә башкарылган җырлары тупланган. Әлеге альбом Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлеге премиясенә (Австралия «Грэмми»е) лаек була. Австралияле башкаручылардан беренче буларак, З. Камалова җырларыннан торган җыелма Европа музыка чартларының беренче унлыгында 16 атна буе саклана.
Австралиядә егерме ел яшәү дәверендә эре фестивальләрдә катнашып килә: Брисбен (2010 , 2013 ), Сидней (2010 ), Мельбурн (2009 ), Квинсленд (2005 ), Мәскәү (Кызыл мәйдан), Таулы Алтай, Вена (Австрия ).
Казанда «Дөнья яратылышы» (Сотворение мира ) I фестивалендә (2008 ) татар җырлары белән катнаша.[ 5]
Төркем музыкантлары
Lucas Michailidis
Anthony Schulz
Andrew Tanner
Justin Marshall
Eamon McNelis
Дискография
1997 «Тавыш сәяхәте» («Journey of Voice»)
1999 «Әллүки» («Aloukie»)
2002 «Elusive» (2007дә яңадан бастырылган)
2005 «Бушлык вальсы» («The Waltz of Emptiness»)
2007 «3 төн» («3 Nights»)
2010 «Tales of Subliming» Европада чыга
2014 Kosmostan (тат.)
2015 On Love and Science
2019 Алты көн ярату
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2002 The Best LIVE
2005 National Archive Award — «Бушлык вальсы» альбомы өчен
2007 Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлегенең ARIA премиясе — «3 төн» («3 Nights») өчен
2010 Мельбурн Music awards
2012 Татарстанның атказанган артисты
Гаиләсе
Ире Andrew (Эндрю) Tanner, музыкант. Кызлары Зифа (2006).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
А Ә Б В Г Җ З И К Л М Н П Р С Т У Ү Ф Х Ш Ю Я
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары
Орденнар Медальләр Халык Атказанган Шәрәфле Премияләр