Нәзифә Кадыйрова

Нәзифә Кадыйрова
Туган телдә исем Нәсифә Җәвәт кызы Кадыйрова
Туган 13 апрель 1954(1954-04-13) (70 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Ахун
Яшәгән урын Зәки Вәлиди урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре РФ атказангшан артисты (2005) ТР атказанган артисты (1996) БАССР халык артисты (1987) Салават Юлаев премиясеБР Халыклар дуслыгы ордены (2014)

Нәзифә Кадыйрова, Нәзифә (чын исеме Нәсифә) Җәвәт кызы Кадыйрова (1954 елның 13 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Ахун) ― эстрада җырчысы. Россия Федерациясенең (2005) һәм Татарстанның (1996) атказанган, Башкортстан АССРның халык (1987) артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994). Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2022)

Тәрҗемәи хәле

1954 елның 13 апрелендә Башкортстан АССР Учалы районы Ахун авылында туган. Әтисе Җәвәт ― ветеринар, әнисе Хәбирә ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән колхозчы. Сеңлесе Сәкинә, энесе Сабит (Ахунда яшиләр)[2]. Җырлау сәләте әнисеннән күчкән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага музыка училищесына (1960 елдан сәнгать укуханәсе) укырга килгән. Әмма эстрада бүлеге юк, дип, филармониягә җибәргәннәр. 1971 елдан Илфак Смаков бригадасында эшли башлаган. Музыка буенча махсус белеме юк. Вокал дәресләре алган[2].

Иҗаты

Нәзифә Кадыйрова

Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978). Мәскәүдә (1997) «БАССР (БР) мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре»ндә катнаша.

  • Рим Хәсәновның «Мандолина» җыры белән Мәскәүдә «Җыр белән тормыш буенча» (С песней по җизни) (1979) конкурсында катнашып, популярлык казана. Сочида «Совет җырларын башкаручыларның бөтенроссия конкурсы»нда (1980) катнашып, диплом иясе була. Төркиядә фестивальдә «Алтын банан» премиясе (1993) ала.
  • Мәскәүдә «Россия» концертлар залында, П.И. Чайковский исемендәге залда чыгыш ясый.
  • Людмила Гурченко, Иосиф Кобзон, Валерий Леонтьев, Лев Лещенко, Мөслим Магомаев, Роза Рымбаева, Ренат Ибраһимов, Надежда Чепрага, Леонид Серебрянников, Ксения Георгиади белән бергә чыгыш ясый. Композиторлар Владимир Шаинский, Ян Френкель, Микаэл Таривердиев, Сергей Саульский, Давид Тухманов, Евгений Мартынов белән хезмәттәшлек итә.
  • Салават Низаметдиновның «Половинки» (Яртылар) мюзиклында (рус.) җырлый, «Звезда любви» (Мәхәббәт йолдызы) рок-операсында (рус.) Ана (Мәдинә) партиясен башкара.[3]
  • Польша, Монголия, Алмания, Маҗарстан, Дания, Һиндстан, Шри-Ланка, Италия, Швеция, Австрия, Төркиядә чыгыш ясый.

Репертуар

Дискография

«Нәзифә Кадыйрова җырлый» (гигант-диск). «Мелодия» фирмасы (1979)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

1977 елда, 23 яшендә, бозда мотокросс буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйровка (1941―1993) кияүгә чыккан (өченче хатыны). 16 ел бергә яшәгәннәр. Кызы Гүзәл (2009 елда пневмониядән вафат булган). Оныклары Данил (2003), Лиза (2006)[2].
Икенче никахы (2009 елдан) ― Гали Алтынбаев (1956 елгы), БР халык артисты, аккомпаниатор-концертмейстер (беренче никахыннан ике кызы бар). Уфада һәм шәһәрдән читтә үз йортлары белән яшиләр[2].

Искәрмәләр

  1. https://jitely.info/bashkortostan
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Эльмира Сәлахова. «Җырлау сәләте әниемнән күчкән». «Ирек мәйданы», 12.12.2024, № 49 (741), 8-9нчы бит
  3. Күгәрчен районы мәдәният бүлеге, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-21 
  4. БР мәдәни тормышы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-21 
  5. Солистка башкирской эстрады Назифа Кадырова стала Почетным гражданином Уфы. ИА Башинформ, 29.06.2022

Сылтамалар

Моны да карагыз

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!