Рөстәм Миңнеханов
Википедиядә
Миңнеханов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Рөстәм Миңнеханов , Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957 елның 1 марты , Яңа Арыш авылы, Балык Бистәсе районы , ТАССР , РСФСР , ССРБ ) — сәясәт эшлеклесе. «Татнефть » ААҖ мөдирләре шурасы җитәкчесе. Татарстан республикасының икенче президенты (2010-2023), 2023 елның 5 февраленнән ― Татарстан Республикасы Рәисе .[ 3] [ 4] Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы рәисе.
Биографиясе
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР -ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.
Өйләнгән, ике улы бар иде.
Белеме
1978 елда «инженер-механик» квалификациясе алып, «авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1986 елда «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе алып, Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
2010 елның 22 гыйнвар көнне Россия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Россия » фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.[ 5] 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.[ 6]
2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[ 7] [ 8] .
2020 елның 14 сентябрендә узган Татарстан Президентын сайлауларда сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы аңа тавышын биргән), өченче срокка Татарстан президенты итеп сайлана[ 9] .
Фәнни дәрәҗәсе
Икьтисади фәннәр докторы (2003 )
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Дуслык ордены (2002 ел , 22 июль , 756-нчы номерлы РФ Президенты Указы);
«Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» IV дәрәҗәдәге Орден (2007 );
«Татарстан Республикасы алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» Ордены (2007 ел , 1 март , №УП-120-нче номерлы ТР Президенты Указы);
«Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003 );
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ).
Тыва Республикасы ордены (2016 ел , 1 июль )[ 10]
II дәрәҗә Столыпин медале (2017 ел , 1 март )[ 11]
2-нче дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (ru ) (РПЦ , 2017 )[ 12] [ 13] — «зур иҗтиһадлы хезмәтләре өчен ».
Александр Невский ордены (2017 )[ 14]
«Астанага 20 ел» медале (Казакъстан ) (2018 )[ 15]
Islamic Economy Award премиясе (Дөбәй , БГӘ ) — «ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен »[ 16]
«Россия сәнгать академиясе каршындагы казанышлары өчен» медале (РФ сәнгать академиясе )[ 17]
2019 — Салават Юлаев ордены (БР ) — «Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен »[ 18] .
2021 — 1нче дәрәҗә Изге Сергий Радонежский ордены (РПЧ ) ― Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуга зур өлеш керткән өчен [ 19] .
2021 — «Гарашсызлык» (Garaşsyzlyk, Бәйсезлек) ордены (Төрекмәнстан ) ― «ике республика арасында һәм Россия белән күпкырлы хезмәттәшлек»не арттыруга керткән хезмәте өчен [ 20]
2022 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены ― Татарстан республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен [ 21] .
2022 ― Кыргызстанның Достук (Дуслык) ордены [ 22]
2023 ― I дәрәҗә Мәрҗани ордены (Татарстан мөфтиятенең югары бүләге дәүләт башлыкларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән меценатларга, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга тапшырыла ) [ 23]
2023 ― РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы [ 24]
2023 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― республикада төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык үсешенә аеруча өлеш керткәне өчен [ 25]
2024 ― «Кырымның Россиягә кушылуының ун еллыгы уңаеннан 2014-2024» юбилей медале[ 26]
2024 ― I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены ― социаль-икътисади бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [ 27]
2024 ― «Достлуг» (Дуслык [d] ) ордены (Азәрбайҗан )[ 28] .
Гаиләсе
Хатыны Гөлсинә Әхәт кызы, уллары Ирек (1989 —2013 ), Искәндәр (2008 ).
Галерея
Файл:.jpg
Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшыру. Кызыл, 2016 ел.
Р. Н. Миңнехановка Тыва ордены тапшырылды. Кызыл, 2016 ел.
Р. Н. Миңнеханов Казан Кремлендә эш кабинетында
Искәрмәләр
↑ https://jitely.info/kazan
↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
↑ Закон Республики Татарстан № 1-ЗРТ 26.01.2023 «О внесении изменений в Конституцию Республики Татарстан» (PDF) , archived from the original (PDF) on 2023-01-26, retrieved 2023-01-26
↑ Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакындагы законны имзалады. Татар-информ , 26.01.2023
↑ Татарстан президенты урынына Миңнеханов тәкъдим ителәчәк
↑ Миңнеханов Татарстанның яңа президенты
↑ http://www.azatliq.org/archive/news/20100325/570/570.html?id=1993336
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2012-11-13, retrieved 2010-03-25
↑ Регина Хисамова. Минниханов в третий раз стал президентом Татарстана (үле сылтама) . Азатлык радиосы , 14.09.2020
↑ Рустам Минниханов награждён орденом Республики Тыва (үле сылтама)
↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 01.03.2017 № 357-р "О награждении медалью Столыпина П.А. II степени Минниханова Р.Н"
↑ Патриарх Кирилл удостоил Минниханова церковного ордена «Славы и Чести»
↑ Президенту Татарстана вручили орден «Чести и Славы» от имени патриарха Кирилла
↑ Путин наградил Президента Татарстана орденом Александра Невского (үле сылтама)
↑ Рустаму Минниханову вручили юбилейную медаль «20-лет Астане». 2018 елның 7 июль көнендә архивланган . Пресс-служба Президента РТ
↑ Рөстәм Миңнехановка, ислам икътисадын үстерүдәге уңышлары өчен, Дөбәйдә бүләк тапшырдылар. (үле сылтама) Татар-информ МА, 30.10.2018
↑ Ольга Голыжбина.
Зураб Церетели Рөстәм Миңнехановка исемләнгән Россия сәнгать академиясе медален тапшырды. (үле сылтама) Татар-информ МА, 7.11.2018
↑ Галина Бахшиева . Радий Хабиров наградил Рустама Минниханова орденом Салавата Юлаева . ИА «Башинформ», 18.04.2019
↑ Патриарх Кирилл вручил награды представителям Татарстана в рамках освящения воссозданного собора Казанской иконы Божией Матери. vverh-tatarstan.ru, 21.07.2021(рус.)
↑ Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшырды. Татар-информ , 27.09.2021
↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.02.2022 № 70. Официальный интернет-портал правовой информации(рус.)
↑ Кыргызстанның Россиядәге илчесе Рөстәм Миңнехановка Дуслык ордены тапшырды. Татар-информ , 20.05.2022
↑ Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде. 2023 елның 1 март көнендә архивланган . ТР МДН , 1.03.2023
↑ Миңнеханов Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы булды. Татар-информ , 8.04.2023
↑ Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының рәхмәт хаты тапшырылды. Татар-информ , 28.09.2023
↑ Аксенов Рөстәм Миңнехановка Кырым Республикасының юбилей медален тапшырды. Татар-информ , 31.07.2024
↑ Рөстәм Миңнеханов I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Татар-информ , 8.12.2024
↑ Распоряжение Президента Азербайджанской Республики О награждении Р.Н.Минниханова орденом «Достлуг»
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
А Ә Б В Г Д Җ З И К Л М Н П С Т У Ф Х Ч Ш Я
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары
Орденнар Медальләр Халык Атказанган Шәрәфле Премияләр