Татарстанның «Динамо» спорт җәмгыяте шәкерте. «Фехтование буенча Олимпия резервының республика спорт мәктәбе» дәүләт автоном учреждениесендә 8 яшеннән шөгыльләнә. Беренче тренеры — Елена Александр кызы Прохорова. Казан фехтование мәктәбендә тренеры – Олимпия чемпионы Артур Камил улы Әхмәтхуҗин[2].
2017 елда, финал көрәшендә ватандашы Адилә Абдрахманованы җиңеп, кадетлар һәм яшүсмерләр арасында Европа чемпионы була.
2017 елда беренче тапкыр Россиянең зурлар җыелма командасына чакыру ала, Тбилисида узган Европа чемпионатында (ru) җыелма команда составында көмеш медаль яулый: россиялеләр шведларны һәм маҗарларны җиңә, финалда Италия җыелма командасы рапирачылары көчлерәк була.
2018 елда Сербиядә узган Европа чемпионатында (ru) команда беренчелегендә көмеш медаль яулый. Россиялеләр испаннарны, французларны җиңә, финал ярышында Италия спортчыларына оттыра.
2021 елда ТокиодаXXXII Олимпия уеннарында Россиянең рапирачылар командасы составында олимпия чемпионы була[3]. Франция вәкилләре белән финал көрәшендә, уенның хәлиткеч мизгелендә аягына зыян килә (соңрак «сеңерләр тартылу» диагнозы куела)[4], турнир кагыйдәләре буенча Россия җыелма командасында алмаш спортчы булмый (регламент буенча бердәнбер рөхсәт ителгән алыштыру ярымфинал көрәшендә башкарылган), регламент нигезендә, спортчының фехтование юлына чыгуы мөмкин булмаган очракта, Россия җыелма командасына техник җиңелү исәпләнә[4]. Аягын «өшетү» өчен кирәкле медицина паузасыннан соң, спортчы финал көрәшен дәвам итәргә үзендә көч таба. Йөрү мөмкинлеге булмау сәбәпле, бүләкләү тантанасыннан спортчы инвалид коляскасында китә[5].
2024 елның июнендә Казанда узучы БРИКС уеннарында[d] рапирада фехтование ярышларында алтын медаль яулаган. Финалда спортчы шулай ук россияле Анна Соловьева белән ярышкан. Уен 15:10 исәбе белән Мартьянова файдасына тәмамланган [6][7][8].