1957 елда «Сатурн» белән «Ленин бүләге» берләшеп, 4 авылдан торган колхозга «Урожай» исеме бирелә. Колхоз рәисе итеп М. Сәлахов сайлана. 1960 елда колхоз үз көче белән фермаларга, шәхси йортларга электр уты кертә.
1963 елда Мөслим районы «Урожай» күмәк хуҗалыгы элек 9 колхозга караган авылларны (ш. и. Яңа Сәет, чирмеш авыллары Мари Бүләр, Усаклы) берләштерә һәм республикада иң эре хуҗалыкларның берсенә әверелә: җир мәйданы – 8100 га, сөрү җире – 6300 га. М. Сәлахов 1967 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
М. Сәлахов 35 ел җитәкләгән чорда (1955―1990)[3] «Урожай» күмәк хуҗалыгы игенчелек һәм терлекчелектә зур уңышка ирешә. 11 тапкыр Бөтенсоюз ярышында җиңеп, ул чорда хуҗалыклар өчен зур дәрәҗә булган бүләк ― КПСС ҮК, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.
Гектардан алынган уңыш елдан-ел арта: 1982 елда «Урожай» күмәк хуҗалыгы һәр гектардан 30 ар центнер уңыш җыеп ала. Тулай җыем 105 мең центнер тәшкил итә. 26 ел эчендә игеннәрдән уңыш алу ике тапкырдан күбрәк арта. XI бишьеллыкта(рус.)татар. (1980―1985 еллар) «Урожай» күмәк хуҗалыгы республика буенча җиңүче дип табыла: дәүләткә 140 мең центнер ашлык, 139 мең центнер шикәр чөгендере, 284 центнер йон, 27 мең центнер ит, 91 мең центнер сөт, 1 миллион данә йомырка, 5 мең центнер бәрәңге тапшыра. 120 баш бал корты гаиләсе булдырылып, һәр елны 18-20 центнер бал җыеп алына. 1955 елда М. Сәлахов рәис булып килгәндә, фермада бер сыердан 1350 кг, ул ялга киткән елда (1990 ел) 4207 кг сөт савып алына. 1990 елда «Урожай» күмәк хуҗалыгында 2741 баш мөгезле эре терлек, ш. и. 800 савым сыеры, 2902 дуңгыз, 1024 сарык, 285 ат була. М. Сәлахов рәислектән киткәндә колхоз счетында 3 000 000 сумнан артык акча була.
М. Сәлахов төзелешкә зур игътибар бирә. Колхозда җирле төзелеш материалыннан файдаланып эшли торган кирпеч заводы төзелә. Завод ел саен 350 мең данә кирпеч җитештерә. Административ бина, типовой мастерской, автогаражлар, фермалар салына. Колхоз үзәге белән авыллар арасында юллар салына. Сусаклагыч, икмәк складлары, «Урожай» күмәк хуҗалыгына кергән 7 авылда мәдәният йорты (яки клуб), урта (яки башлангыч) мәктәпләр, балалар бакчасы (яки ясле) төзелә. Тат. Бүләр авылында спорт залы, ашханәсе, янәшәдә 100 балага интернаты булган ике катлы урта мәктәп, укытучылар өчен нараттан йортлар салына. 1980-еллардаяшьләр өчен ел саен колхоз исәбенә 10-15 квартира төзелә. 1960―1990 елларда авылларда колхоз ярдәме белән 582 гаилә яңа йорт салып кергән. 1981 елда Чишмә авылыннан торба сузып, Исәнсеф, Тат.Бүләр һ. б. авылларга чишмә суы китерелә.
Колхоз рәисе булып бер ел эшләгәч, М. Сәлахов колхозга токымлы атлар туплауга керешә. Ат үрчетү табышлы тармакка әверелә. Атлар өчен махсус типовой биналар, янәшәдә 10 га мәйданда ипподром төзелә. Колхоз юртаклары озак еллар дәвамында Пучы, Мөслим, Бакалы, Актанышсабантуйларында колхоз данын яклый; Казан, Уфа, Мәскәү һ. б. шәһәрләр ипподромнарында призлы урыннар яулый. 1975 елда Алма-Ата, Самар, Ростов-на-Дону шәһәрләрендә ярышларда беренче булалар. Колхоз юртаклары бөтенсоюз (Мәскәү) һәм зона (Самар, Чиләбе, Казан) конкурсларында 8-14 әр мәртәбә катнашып, призлы урын ала һәм җиңел машина белән бүләкләнә.
М. Сәлахов авыл хуҗалыгы белгечләрен дә үстерә: РСФСР һәм Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы Тимершәех Фазуллин, РСФСР атказанган зоотехнигы Зөфәр Солтанов үзләре соңыннан колхоз рәисләре була.
М. Сәлахов 1967―1971 елларда ТАССР Югары Советы, 1985―1990 елларда РСФСР Югары Советы депутаты булып сайлана, район, авыл Советы депутаты була.