Минзәлә кантоны (рус. Мензелинский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920—1930 елларда гамәлдә торган.
Тарих
Минзәлә кантоны 1920 елда барлыкка килгән.
1921 елда кантон составыннан Чаллы кантоны аерылып чыгарылган, ә 1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә, Минзәлә кантоны юкка чыгарыла; аның территориясендә Акташ, Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнары барлыкка киләләр.
Административ бүленеш
1926 елда 9 вулыска бүленгән:
- Актаныш вулысы
- Әмәкәй вулысы
- Байсар вулысы
- Күзкәй вулысы
- Минзәлә вулысы
- Мөслим вулысы
- Яңа Маҗын вулысы
- Пучы вулысы
- Симиостров вулысы
Вулыслар 201 авыл советына бүленгәннәр.
Моны да карагыз
Искәрмәләр