Шве́ция (швед. Sverige (info) [ˈsvæ̌rjɛ]), рәсми атамасы — Швеция Корольлеге (швед. Konungariket Sverige (info) [ˈkôːnɵŋaˌriːkɛt ˈsvæ̌rjɛ]) — Европаның төньягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.
Европа берлегенә керә.
Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.[62]
Төньяк Европаның Атлантика буе өлешендә, уртача поясының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.
Файдалы казылмалардан тимер, бакыр, кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганис, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.
Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.
Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.
Скандинавия ярымутравы территориясендәге бозлар эрегәннән соң, аңа Европадан халыклар әкренләп күчеп килә башлаган.
Швеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.
Du Gamla Du Fria Du gamla, du fria, du fjällhöga nord Du tysta, du glädjerika sköna! Jag hälsar dig, vänaste land uppå jord, Din sol, din himmel, dina ängder gröna, Din sol, din himmel, dina ängder gröna. Du tronar på minnen från fornstora dar, då ärat ditt namn flög över jorden. Jag vet att du är och du blir vad du var. Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden, Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden.
Борынгы азат илем Котып түрендә – борынгы үрләрең, Тыныч иркенлектә җиһан гүзәле! Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә, Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә, Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә. Хәтер түрендә – ил булып үскәнең, Даның танытып, Җир гизеп үткәнең. Изге теләгем: кодрәтле бул, илем! Котып түрендә – яшәвем, үлемем, Котып түрендә – яшәвем, үлемем.
Гимнның тарихы
“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Король җыры”) дип исемләнгән гимн да башкарыла. Ул шулай ук гимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.
Дүрт куплетлы Швеция дәүләт гимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла. Икенче куплеты югарырак тональлектә җырлана.
Швеция Конституциясендә ватандашларга дин тоту иреге беркетелгән. 2000 елга кадәр лютеранлык дәүләт дине хокукына ия булган. 2016 елда ил халкының 67,2 % ы — христианнар, 27 % ы — дини булмаган кешеләр, 4,6 % ы — мөселманнар, 0,1 % ы — яһүд дине, 0,2 % ы — һинд дине тарафдарлары булган. Башка тикшеренүләр буенча, 85 % ка кадәр шведлар атеистлар булып тора — бу дөньяда атеизмның иң югары дәрәҗәсе[63] .
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово
Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте