Андорра кенәзлеге (исп. Principado de Andorra) – Европаның диңгезгә чыгышы булмаган кече илләреннән берсе. Пиреней ярымутравында, Франция белән Испания арасында урнашкан.
Андорра каталон телендә:[ənˈdorə], җирле сөйләмдә:[anˈdɔra], рәсми рәвештә Андорра Кенәзлеге (каталонча:Principat d'Andorra), шулай ук Андорра Үзәннәре Кенәзлеге дип атала. Ил Көньяк-көнбатыш Европада, Көнчыгыш Пиреней тауларында урнашкан, Испания һәм Франция белән чиктәш, суверен микродәүләт. Хартия нәтиҗәсендә 988 елда, хәзерге вакыт кенәзлеге рәвешендә 1278 елда барлыкка килгән. Ул кенәзлек буларак мәгълүм, чөнки ул Испания/Рим католик Ургелл Епископы һәм Франция президенты билгеләгән ике ко-принц тарафыннан җитәкләнә.
Андорра Европада кечкенәлек буенча алтынчы дәүләт, аның мәйданы 468 кв. км (181 кв. миля) һәм халкы якынча 85 000 кеше. Аның башкаласы Андорра ла Велья Европада иң биек башкала, ул диңгез өстеннән 1023 метр (3556 фут) биеклектә урнашкан. Рәсми теле — каталон теле, ләкин шулай ук испанча, португалча һәм французча сөйләшүчеләр дә байтак.
Андорраның туризм оешмасы ел саен 10,2 млн. чамасы зиярәт кылучыга хезмәт күрсәтә. Ул Европа Берлеге әгъзасы түгел, әмма евро рәсми валюта булып тора. Ил 1993 елдан бирле Берләшкән Милләтләр әгъзасы булып тора. 2013 елда Андорра кешеләренең Лансет буенча дөньяда иң югары фаразланган тормыш озынлыгы (81 яшь) булган. 2023 елда — 83 яшьтән артыграк.
Дин
Андорра халкының күбесе (88,2%) — католиклар. Андоррада 1 000—2 000 Төньяк Африкадан (Мәгърибтән), Төркиядән, Пакистаннан килгән мөселман, шулай ук Һинд дине, Яһүд дине вәкилләре дә яши[4][5].
Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай ук Андорра гимны мәкаләсен кара.