Ита́лия (итал. Italia [iˈtaːlja]), рәсми атамасы Ита́лия Җөмһүрияте (итал. Repubblica Italiana) — Көньяк Европада урнашкан дәүләт.
Төньяк-көнбатышта Франция белән, төньякта Швейцария һәм Австрия белән, һәм төньяк-көнчыгышта Словения белән чикләнә. Шулай ук эчендә Ватикан һәм Сан-Марино белән чикләнә.
Италия үзенә Аппенин ярымутравын, Балкан ярымутравын, Падан тигезлеген, Альп тауларының көньяк битләүләрен, Сардиния һәм Сицилия утравларын алган.
Беренче тапкыр италия байрагы Эмилиядә җөмһүрият байрагы булып 1797 елның 7 гыйнварында барлыкка килде. Наполеон идарә иткән чордагы Бөек француз инкыйлабы символы булган.
Вена конгрессыннан һәм Реставрациядән соң байрак иреклек символы булып калган һәм 1831 белән 1848 революция хәрәкәте елларында кулланган.
Официаль рәвештә Италия гербы 1948 елның 5 маенда халыкка белдерелде.
Эмблема биш энәле тәгәрмәчкә куелган, сул яктан торган оливка ботагыннан һәм уң яктан торган имән ботагы арасында ак төстәге биш почмаклы йолдыздан тора. Яшел ботаклар «Италия Җөмһүрияте» (итал. REPUBBLICA ITALIANA) дип язылган кызыл лента белән бәйләнгәннәр.
FRATELLI D'ITALIA (ИТАЛИЯ ТУГАНЛЫГЫ)
Fratelli d’Italia, Әй, туганнар, итальяннар,
L’Italia s’è desta, Италия уянды,
Dell’elmo di Scipio Шипионың данлы очламын
S’è cinta la testa. Таҗ итеп ул киеп алды.
Dove’è la Vittoria ? Олы җиңү – кайда соң ул?
Le porga la chioma; Ул бит безгә баш иде:
Chè schiava di Roma Рум коллары торыннары
Iddio la creò. Ил хуҗасы булсын, диде.
Fratelli d’Italia, Әй, итальяннар,
Dell’elmo di Scipio Шипио очламын
S’è cinta la testa. Таҗ итеп ул алды.
Dove’è la Vittoria ? Олы җиңү – кайда?
Le porga la chioma; Ул безгә баш иде:
Chè schiava di Roma Рум оныклары
Iddio la creò. Хуҗа булсын, дип.
Stringiamci a coorte, “Бер тарафка, – дип, – әйдә, берләшик,
Siam pronti alla morte, Җан фида кылып, бергә без көрәшик,
Siam pronti alla morte: Җан фида кылып, бергә без көрәшик”,
Italia chiamò ! Италия дәшә!
Si ! Һәй!
гимнның тарихы
Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан барлыкка килгән Италия Республикасы күпмедер вакыт рәсми рәвештә кабул ителмәгән дәүләт гимнын кулланып яшәгән. Бу – халыкта “Inno di Mameli” (Мамели гимны) дип аталган марш. Аның сүзләрен итальян шагыйре Гоффредо Мамели (Goffredo Mameli (1827-1849) 1848 елның ноябрендә үк язган булган. Бу вакытта ул Гарибальдиның (Garibaldi) Ломбардиядәге гаскәрендә штаб башлыгы булып торган. “Fratelli d’Italia” (Италия туганлыгы) дип аталган шигырьне композитор Микеле Новаро (Michele Novaro (1822-1885) көйгә салган. Бу марш Италиядә патриотик һәм революцион хәрәкәтне кузгатуга зур өлеш керткән.
Конституция монархиясе заманында “Marcia reale” (Король маршы) рәсми гимн дип саналган. Хакимияткә Муссолини килгәч, 1922-1943 елларда ул җирле фашистларның “Giovinezza” (“Яшьләр”, тулы исеме – “Милли фашистларның тантаналы гимны”) җыры белән бергә башкарылган. Муссолини режимы юкка чыкканнан бирле итальяннар яңадан үз туганлыгын данлаучы маршны рухланып җырлыйлар.
Италиянең башкаласы — Рум. Италия 20 өлкәгә бүленгән — Валле-д’Аоста, Ломбардия, Трентино-Альто Адиҗе, Фриули-Венеция Джулия, Пьемонт, Лигурия, Венето, Тоскана, Умбрия, Эмилия-Романья, Марке, Абруццо, Лацио, Молизе, Базиликата, Кампания, Калабрия, Апулья, Сардиния һәм Сицилия, (шуларның бишесе — Сицилия, Сардиния, Трентино-Альто-Адиҗе, Валле-д’Аоста һәм Фриули-Венеция Джулия — аерым статуска ия), аларга җәмгысе 110 административ-территориаль берәмлек — провинция буйсына. Провинцияләр үз чиратта коммуналарга бүленә, коммуналар саны 8101. Автономияле өлкәләрдә үз парламентлар — өлкә шуралары һәм хөкүмәтләр — җирле үзидарә мәсәләләрендә вәкаләтле «җунта»лар бар.
Italia сүзенең аңлатмасы билгесез. Иң күп фикерләр буенча ул грек теленнән алынган "бозаулар иле" дигән сүзне аңлата. Италиянең күп халыкларының символы үгез дип саналган. Электән Italia сүзен хәзерге Көнбатыш Италияне аңлату эчен кулланганнар.
Б. э. к. V гасырдан — б.э. III гасырга кадәр Италия Рум империясенең төп элеше булган (Борынгы Румны карагыз).
Төньяк һәм Урта Италиядә XIV—XVI гасырларда шәһәрләрдә иртә капитал мөнәсәбәтләр урнашты. Урта гасырларның ахырына Көнбатыш Европада фәкать Италия һәм Алмания генә таркауланган булган.
XVI гасырда Италиянең шактый зур ягында Испания өстенлеге сакланды, Испания мирасына сугышыннан соң(1701-1714) — австрия Габсбурглары идарәсе башланды.
1797 елда Италия эченә Француз гаскәрләре керде, һәм тәрле җөмһүриятләр барлыкка килделәр, аларның бөтенесе олигархик җөмһүриятләр булды. 1814 елда Француз гаскәрләре Италияне ташлап киттеләр, күп өлкәләр яңадан торгызылды.
Италия берлеге өчен карбонарийлар, «Яшь Италия», һ.б. оешмалар көрәштеләр, ул көрәшүдә иң мөһим кешеләр Джузеппе Гарибальди һәм Джузеппе Мадзини булдылар. 1860 елның ахырына Италиянең территориясе Сардиния корольлеге тирәсендә берләштерелгән (1861 елдан бирле Италия корольлеге), 1870 елда Италия корольлегенә Рум кушылды.
1914 елда дөнья сугышында катнашмаучылык турында Италия Декларациясе язылды. 1915 елның апрелендә Италия Антанта илләре белән сугышта бер якта булуы турында үзара килешүгә имза куя. Шул ук елның маенда Италия Австро-Венгрия империясенә, соңыннан Алманиягә каршы сугыша башлый.
Италия — күбесенчә таулы ил.
Төньягында — Альп тауларының көньяк битләвләрендәге Монблан тауы, көньяктарак Падан тигезлеге; ярымутрауда — Аппенин таулары. Тагын ярымутравның көнчыгыш ягында Гаргано, Салентина һәм Калабрия ярымутраулары урнашкан. Ата торган янартаулар — Везувий, Этна.
Әйләндереп алган диңгезләр — көнчыгыштан Әдрән диңгезе. Апулия һәм Албания арасындагы Отранто бугазы Әдрән диңгезен һәм Ион диңгезен берләштерә. Апулия һәм Калабрия арасында тирән итеп коры җиргә Таранто култыгы урнаша. Өч почмаклы Тирән диңгезе Сардиния, Корсика, Тоскан архипелагы, Сицилия һәм Аппенин ярымутравы белән чикләнә. Корсикадан төньяктарак Лигурий диңгезе урнаша.
Сицилиянең төньяк-көнчыгыш ягында Неброди таулары, ә Сардиниянең көньяк-көнбатыш ягында Кампидано тигезлеге урнашкан.
Кечкенә утрауларның куп өлеше архипелагларга бүленгән, мәсәлән, Тоскан архипелагы, ул үзенә Эльба утравын кертә. Аңа Наполеон Бонапарт сөргенгә җибәрелгән булган.
Иң озын елга По, аның озынлыгы — 682 км. Иң эре күл — Гарда.
Җир тетрәүләр Италиядә еш була торган күренеш, чөнки ул литосфера плиталары чикләрендә урнашкан. Иң көчле җир тетрәүләр XX һәм XXI гасырларда теркәлгән.
Италиядә атыла торган һәм сүнгән вулканнар бар. Алар арасында дүрт иң эресе:
Италия файдалы казылмалар белән бай. Әмма чыганакларның кубесенең запаслар әз, бетен дәүләт буенча таралган һәм җайлы урыннары әз. 1982 елда тимер табылуы тукталды. Башка төрле чималлар запасы мөскен. Әз санда антрацит һәм торф табыла. Урта Италиядә һәм Лигуриядә сирәк кенә марганис очраша. Хәзерге вакытта бокситлар тотып бетерелгән диярлек. Сицилиядә калий һәм таш тозлары, асфальт һәм битум бар.
Энергетик ресурслар дәүләтне һич 15 % гына үти. Сардиниядә, Падан тигезлегендә һәм Урта Италиянең көнчыгыш яр буенда чикләнгән нефть запаслары Италиянең нефтьтагы ихтыяҗны 2 % гына үти. Табигый газ чыганаклары илнең экономикасына бик мөһим. Табигый газ Төньяк, Урта һәм Көньяк Аппенинда һәм Сицилиядә табылган.
Сугыштан соңгы елларда бик зур нефть чыганаклары табылды. Аларга өстәмә тагын битум сланецлары ачылды.
2008 елның ахырында Италиянең халык саны 60 млн кешедән арттырды. Хәзерге вакытты Италия Европа берлегендә дүртенче урында, ә бөтен илләр арасында ул 23 нче урында. Халыкның тыгызлыгы бер кв. кмга 199,2 кеше — Европа берлегендә бишенче урын. Иң бөек тыгызлык Италиянең төньягында урнашкан. X гасрыга кадәр илнең көньягы күп халыклы дип саналган. Әмма хәзерге вакытта киресенчә — илнең төньягы. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Италиядә озын экономик "бум" килеп чыкты. 1970 елларга кадәр туучылар саны сакланып калган иде, әмма тиздән туучылар саны халыкның җитештерүеннән дә кимеде. 2008 елда һәр бишенче ир кеше 65 яшьтән олырак иде. Купчеллек имиграциягә карамастан күп елларга беренче тапкыр 2000 елларда туучылар саны үсүе күренде.
Халык саны:
Халык структурасы
28 750 942 ир кеше һәм 30 713 702 хатын-кыз (2011 елда).
Уртача яше буенча
Барлыгы — 42,5 яшь; ир-ат — 41,1 яшь; хатын-кыз — 44,1 яшь (2007 елгы мәгълүмат).
Яше буенча
14 яшькә кадәр: 13,8 % (ир кешеләр — 4 121 246 / хатын-кызлар — 3 874 971); 15-тән 64-кә кадәр: 66,4 % (ир кешеләр 19 527 203/хатын-кызлар 19 059 897); 65-тән һәм картрак: 19,9 % (ир кешеләр 4 823 244/хатын-кызлар 6 741 172) (2007 елга).
Ел дәвамында халыкның артуы
2004 елда халыкның уртача еллык халык артуы 0,9 % булды (1971-1981 — 0,47 %, 1961-1971 — 0,77 %).
Фертильлек коэффициенты
2005 ел белән чагыштырганда, 2008 елда Италиядә фертильлек (бала табуга сәләтле хатын-кызлар тудырган балаларның уртача саны) 1,32 дән 1,41 гә кадәр күтәрелде.
Рәсми тел — итальян теле. Шулай ук Италиядә төрле итальян диалектлары бар. Бөтен диалектларны Төньяк, Урта һәм Көньяк бүлергә кабул ителгән. Хәзерге итальян телен дә диалект дип санап була. Шкл ук вакытта флорентия диалектында күбрәк политика турында түгел, мәдәният турында сөйләшәләр.
Больцанода һәм Көньяк Тирольдә рәсми тел булып шулай ук алман теле таныла, Горициядә һәм Триестта словен теле региональ статуска ия, ә Аоста үзәнендә — француз теле.
Италиянең кораллы көчләренә гаскәр, флот, һава гаскәре, карабинерлар керә.
2005 елның 1 гыйнвареннән хәрби йөкләмә бетерелде. Моңа кадәр призыв яше 18 яшьтән башланган һәм хөзмәт итү срогы 10 ай булган.
Хәрби сәләт булган халык (ир кешеләр): 15—49 яшь − 2001 елга 14 248 674;
Сугышка сәләт булган халык (ир кешеләр): 15—49 яшь хәрби хөзмәткә килә — 2001 елга 12 244 166;
Хәрби хөзмәт резервлары (һәр елны призыв яшенә җитә): 2001 елга 304 369 кеше;
Хәрби чыгымнар: $20,7 млрд, ягъни 1,7 % ВВП кую.
2003 елның 31 марты мәгълүматлары буенча, Рум-католик чиркәвенә 55 752 000 — 57 610 000 кеше йөри (Италия халкының якынча 96,77 % ы), алар арасында 33 — 38 % ы актив йөрүче мәхәллә кешесе; католикларның 10 % ы төрле чиркәү хезмәтләренә лаек (???). Башка христиан диннәре арасында Йәһвә шаһитләре, Православие һ. б. урын алган.
2011 елда Италиядә 1 400 000 мөселман (ил халкының 2,3 % ы), 2020 елда 2 987 000 мөселман (ил халкының 4,80 % ы) исәпләнгән[9].
Италиядә Һинд дине тарафдарлары — ~177 200 кеше[10].
Италия — алга киткән индустриаль ил. Аның Тулай эчке продукты (ВВП) 1,8 трлн. евро тәшкил итә. Италиядә җир астыннан төрле казылма байлыклар табылса да, алар җитәрлек түгел. Валледә әз-мәз антрацит бар, Тосканада коллоид лигнитлар. Лигуриядә марганис табыла. Ә Апулиядәге бокситлар бетте дип әйтеп була. Сицилиядә битум, асфальт, калийлы һәм ташлы тоз табыла.
Италиянең энергетикасы зәгыйфь хәлдә — ул илнең ихтыяҗын 15% гына каплый. Сардиниядә, Тосканада, Умбриядә һәм Калабриядә әз-мәз таш күмер табыла. Күпмедер нефть Сицилиядә, үзәк Италияда һәм Падан үзәнендә (Падан үзәне — По елгасының буенда урнашкан) булса да бик әз — илнең ихтыяҗының хәттә 2% да каплый алмый инде. Падан үзәнендә газ бар һәм Адриатик дингезенең шельфында. Газ Аппенинда һәм Сицилиядә да табыла.
Ташкүмерне кайчандыр Эльба утравыннан алганнар, ләкин 1982-дә ул шахталарны яптылар.
Алга киткән өлкәләр: машина төзелеше (аеруча автомобилләр), электротехника, азык-төлек һәм җиңел индустрияләр, химия һәм нефтехимия (синтетик каучык, каустик сода, пластмассалар һ.б.) — бөтен дөньяга танылган ENI, FIAT, Alfa Romeo, Lancia, Benetton, Olivetti, Gucci, Montedison, Ferrari, Pirelli брендлары. Монда сәпитләр, автомобилләр, тракторлар (Татарстанда «New Holland» исемле Fiat брендын беләләр), кер юу машиналары, суыткычлар, цемент, тимер торбалар, компрессорлар (Россиядәге Газпром оешмасы да Италиядән кайтарткан «Nuovo Pignone» ширкәтенең газ турбиналарын куллана), резин тәгәрмәчләр (Pirelli), электр моторлар һәм генераторлар (Ansaldo мәсәлән). Кием, макарон, сыр, зәйтүн мае, томат соуслар турында әйткән дә юк инде…
Италиянең көньягында эшсезлек 3 тапкыр күбрәк. Төньякта күбесенчә фабрик-заводлар урнашкан, көньякта исә — фермалар, ашау-эчү фабрикалары, көньяк — күбрәк авыл хуҗылык ягы димәк.
Авыл хуҗалыгын алганда, Италия — томат, йөзем, зәйтүн, цитрус җимешләре һәм дөге үстерүе буенча Европада беренче урында тора.
Илдә 710 мең аучы хисапка алынган. Алара арасында 60 көндә (аучылык сезоны) якынча 17 млн шәхес атыла. Монын белән популяциягә бик каты зыян ясыйлар.
Итәлиягә багышлап бер астероидка (477) Италия дигән исем куштылар. Ул 1901 елда итальян астрономы Луиҗи Карнер белән ачылды.
Өлешчә танылган дәүләтләр: Косово
Танылмаган дәүләтләр: Днестр буе • Донецк Халык Җөмһүрияте • Луганск Халык Җөмһүрияте