Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.
Европа берлеге әгъзасы.
Тарихы
Европадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән.
Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.
1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.
1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.
Сәяси төзелеш
Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.
Дин
Ил халкының (~425 мең кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә[8]. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең. Бер мәчет (Паола мәчете), бер мәктәп-мәдрәсә, берничә намаз уку бүлмәләре бар. Катар илчесе Мальта хөкүмәтенә илнең төньягында икенче мәчет төзү инициативасы белән чыккан.
Искәрмәләр