Шельф (ингл.Shelf[1] ― сайлык, чыгынты, риф) яки материк сайлыгы ― кыйтгаларның коры җир ярлары буенда яткан төрле киңлектәге (берничә км дан 1200-1500 км га кадәр), тигезлек рәвешендәге су асты кырые (материкның су асты кырые), геологик төзелеше коры җирнекенә охшаш. Яр кашагасы төрле тирәнлектә булырга мөмкин: 50-100 м дан алып 200 м га кадәр, аерым очракларда 1500-2000 м га җитә. Шельфта газ, нефть чыганаклары эшкәртелә, башка казылма байлыкларны табу һәм чыгару мөмкинлекләре тикшерелә. [2]
Тасвирлама
Геоморфологлар һәм геологлар күзлегеннән караганда, шельф чикләре булып диңгез яки океан ярлары һәм яр кашагасы (диңгез төбе өслегенең кискен бөгелеше – материк таулыгына күчүе) санала. Яр кашагасы өстендә тирәнлек гадәттә 100-200 метр (ләкин кайбер очракларда 500-1500 метрга җитә ала, мәсәлән, Охот диңгезенең көньяк өлешендә, Көньяк Курил казанлыгында яки Яңа Зеландия материк шельфының яр кашагасында). БМОның Диңгез хокукы буенча конвенциясе(рус.)татар. 76нчы маддәдә[3] шельфның ераграк тышкы чиген билгели: «материкның су асты кырыеның тышкы чиге» (i) утырма токымнарының калынлыгы континенталь битләү итәгенә кадәр булган араның кимендә бер проценттан ким булмаган өлешен тәшкил иткән урынга кадәр яки (ii) континенталь битләү итәгеннән 60 миль ераклыкка кадәр сузыла.