1972 елда химия фәннәре кандидаты була. 1984 елда Ә.Мазһаров техник фәннәр докторы, 1990 елдан — профессор. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) итеп сайланды. 1972 елдан Казандагы Бөтенрусия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтының фәнни лабораториясе мөдире. 1977 елдан әлеге институтның директоры урынбасары, 1991 елдан — директоры. Галим «Нефтехимия» фәнни журналының редколлегия әгъзасы, нефть эшкәртү һәм нефтехимия проблемалары буенча Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми советы рәисе.