Владимир Василий улы Иванов 1939 елныАлексеевск, хәзер Чистай районына карый торган Югары Кондрата авылында туа. Мәктәптә укыганда колхоз эшендә катнаша, Минзәлә педучилищесында белем эстәп ятканда, мәкаләләре республика матбугатында бастырыла. Казан университетына укырга кергәч, ул вакытлы матбугатның, радиокомитетның өлгер хәбәрчесе булып җитешә. Ул – тарих-филология факультетының комсомол оешмасы узаманы, лекторлар төркемен оештыручы, фәнни түгәрәкнең җаны. Укулар арасында Социалистик Татарстанда әдәби хезмәткәр, Татарстан яшьләрендә бүлек мөдире, Казанның № 80 мәктәбендә укуытучы булып эшли.
Владимир журналистикага китмичә, башка юл сайлый. 4нче курста укыганда тарих фәненең методологиясе буенча ясаган чыгышы Бөтенсоюз студентлар конференциясендә беренче урын алып, доклады «Новая и новейшая история» журналында басылып чыга.
Югары белем турында дипломы белән радиокомитетта эшләп алганнан соң аспирантурада калдырыла, әмма фәнни җитәкчесе академик А.И. Даниловны Тум университетына ректор итеп билгеләү сәбәпле, аңа Себер тарафларына юл тотарга туры килә.
Александр Ивановичны РСФСР мәгариф министры итеп Мәскәүгә күчергәч, Владимир да фәнни эзләнүләрен шунда дәвам иттерә, аспирантура вакыты тәмамланганчы – кандидатлык, 31 яшендә Мәскәү дәүләт университетының яклау советында тарих фәне буенча докторлык диссертациясе яклый. Татарстан егете бу белгечлек буенча СССРның иң яшь докторы була. Аның монографияләре Мәскәүнең «Наука», «Высшая школа», «Мысль» кебек атаклы нәшриятларында дөнья күрә, хезмәтләре чех, поляк, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.
1975 елда аның бер хезмәте Сан-Францискода басылып чыга. Француз, немец телләрен үзләштергән В.Иванов 1965 елдаГамбург университетында алман лөгатендә лекцияләр укый. Яшь галимнең мөмкинлекләрен яхшы сиземләгән өлкән буын аны административ эшкә тартырга тырыша. Аңа Мари университетына ректор булып кайтырга тәкъдим итәләр.
Үзе дә КДУның тарих факультетын тәмамлаган партия өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев аны фән һәм уку йортлары бүлегенә мөдир итеп чакыра. Биш ел (1971-1976) шунда эшләгәннән соң, аны мәгариф министры итеп күчерәләр. Җаваплы урыннар биләгәндә ул югары уку йортлары, татар мәгарифе үсеше өчен шактый үтемле гамәлләр башкара. Аерым алганда, перспективасыз дип табылган 200 татар мәктәбен саклап калу өчен көрәшеп йөрүен, Табиевка кат-кат керүен, Мәскәүгә шалтыратуын искә төшереп була. Нәтиҗәдә мәктәпләр сакланып кала.
Җаваплы административ эшләрдән котылгач, ул үзен тулысынча фәнгә, кадрлар әзерләү, укыту эшенә багышлый. Партиянең үзәк комитеты каршындагы Мәскәү марксизм-ленинизм институтында өлкән гыйльми хезмәткәр (1980-81) вазифасын үтәп алганнан соң, ул янәдән Казанга кайтып, КДУда профессор, историография төркеме җитәкчесе була (1981-1984), аннары Казан педагогика институтына СССР тарихы мөдире итеп күчерелә (1985-1988).
Гәрәй Гаетов (1931–1932) • В. Мәликов (1932–1933) • Н.Никольский (1933–1934) • Газыйм Касыймов (1934–1935) • Мөхәммәт Исхаков (1935–1938) • Александр Сорвин (1938–1940) • К. Пелипенко (1940–1943) • К. Данько (1943–1947) • Я. Исламов (1947–1953) • Л. Котов (1953–1963) • Б. Донауров (1963) • А. Кириллович (1963–1965) • Павел Тунаков (1965–1966) • Владимир Иванов (1966–1980) • Юрий Акимов (1980–1989)
Гали Ганиев (1934–1937) • Һарри Тикк (1937) • Н. Воржецов (1937–1938) • Петр Филимонов (1938–1941) • М. Шкребел (1941–1944) • Фазыйл Шаһимәрданов (1944–1946) • А. Медведев (1946–1948) • М. Сираев (1948–1959) • У. Закиров (1959–1960) • Б. Мөлеков (1960–1962) • Виктор Успенский (1962–1963) • В. Матвеев (1963) • Н. Козлов (1966–1985) • Юрий Демидов (1985–1989)