Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Әскаров битенә күчегез.
Илфат Әскәров, Илфат Мансур улы Әскәров (1973 елның 12 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Олы Кибәче) — Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2012).
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 12 августында Татарстан АССР Саба районы Олы Кибәче авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (1995-2002 елларда академия, 2002-2015 елларда университет, 2015 елдан институт) театр факультетын тәмамлаган (1996), Эльмира Хамматовада дикторлыкка укыган. Татар телевидениесендә «Чулпан» программасын алып барган.
Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимовның чакыруы буенча Яр Чаллыга күчеп килә. Чаллы театрының әйдәүче актерларының берсенә әверелә. Чаллы телевидениесендә эшли, балалар өчен «Мияубәк һәм Чичиетта» тапшыруын әзерләп алып бара.
Театрда эшләү белән бергә, җырчылар белән РФ шәһәрләренә гастрольләргә йөри: Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Закир Шаһбан, Равил Галиев, Резедә Шәрәфиева, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова һ. б. белән эшли.
Иҗаты
Авыл тормышыннан алынган каһарманнарны уйный, шулай ук сәер кешеләр образлары тудыра.
Башкарган рольләренең кайберләре
Чаллы театрында:
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәле
Хатыны Чулпан Казанлы (Садыйкова), Чаллы татар драма театры актрисасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (2007), Татарстанның атказанган артисты.
Ике балалары бар: кызлары Ләйлә[2] (Герасимова; Наро-Фоминскида кияүдә, аның кызлары Алинә, Алисә), уллары Аяз, «Адымнар-Чаллы» мәктәбендә укый[3].
Әдәбият
- Илфат Әскәров: «Әлфия Авзалова үзенең шәлен биреп кенә исән калдым». «Акчарлак», 2018 ел, 15 ноябрь.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
У | |
---|
Ү | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ш | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|