Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Бариев битенә күчегез.
Шамил Бариев — татар артисты, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
Ул 1950 елның 14 ноябрендә Татарстанның Саба районы Олы Арташ (элеккеге Теләнче) авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисенә район мәгариф бүлегеннән Явлаштау авылына күченергә тәкъдим булгач, шунда 4 ел яшәп алалар, аннары Казан шәһәренә күченеп киләләр. Шамил Бариев урта мәктәпне тәмамлагач, Ленинградтагы театр, музыка һәм кино институтына (ЛГИТМИКка) укырга керә. Ул көндезләрен укып, кичләрен эшли торган була. Институтны кызыл дипломга тәмамлап, Г.Камал театрына эшләргә килә. Шамил Бариев анда шактый күп рольләрне алып баручы артист булды, ул һәр уйнаган ролен үз йөрәге аша уздырды. Шамил Бариев үзенә генә хас алымнар белән башкарган А. Островскийның “Күктән яуган акча” спектаклендә – Крутицкий, М. Байҗиевның “Кияү белән кәләш”ендә – кияү, Р. Хәмиднең “Ике сәгать – бер гомер”ендә әфисәр, Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман»ында — Ирназар һ.б. уйнаган геройларның язмышы фаҗигале булса да, тормышта ул үзе шат, җор күңелле, хисчән һәм эшчән кеше иде.
Шамил Бариев педагог буларак та театр училищесында, соңрак Казан мәдәният институтында (хәзерге Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе) укытып, яшь артистлар да тәрбияләде.
Тормыш иптәше — Гөлфия ханым Садыйкова белән – абыйлары белән Ленин исемендәге мәдәният сараена хорга йөргәндә таныша. Хәләл җефете Казандагы балалар бакчаларының берсендә музыка һәм татар телен укытты.
Кызлары Айгөл Бариева хәзерге көндә иң танылган татар җырчыларының берсе.
Соңгы елларда Шамил Бариев аеруча күп эшләде. Уйнады, үзе генә дә, кызы белән дә җырлады. 5 мартта соңгы спектаклендә — «Әлепле әртисләре»ндә уйнады.
Шамил Бариев 1994 елның 11 мартында — изге Рамазан аеның җомга көнендә вафат була. Шамил Бариевның кабере башкалабызның Яңа бистә зиратында урнашкан.
Театрдагы рольләре
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар