Мәчетле районы
Мәчетле районы
баш. Мәсетле районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы
20 август 1930
Рәсми исем
Дуван-Мечетлинский район
Атама
Мәсетле районы [ 1]
Дәүләт
Россия
Башкала
Олы Ыктамак [ 1]
Административ-территориаль берәмлек
Башкортстан
Сәгать поясы
UTC+06:00 , YEKT [d] һәм UTC+05:00
Халык саны
25 032 (2010 )[ 2]
Административ бүленеше
Большеустьикинский сельсовет [d] , Абдулла авыл җирлеге (Мәчетле районы) , Алегазовский сельсовет [d] , Большеокинский сельсовет [d] , Дуван-Мечетлинский сельсовет [d] , Кургатовский сельсовет [d] , Ләмәзтамак авыл советы [d] , Малоустьикинский сельсовет [d] , Новомещеровский сельсовет [d] , Яңа Явыш һәм Юнусовский сельсовет [d]
Нәрсә белән чиктәш
Свердловск өлкәсе [ 1] , Балакатай районы [ 3] , Кыйгы районы [ 1] һәм Дыван районы [ 1]
Мәйдан
1557 км²
Почта индексы
4525ХХ
Рәсми веб-сайт
mechetly.bashkortostan.ru
Җирле телефон коды
34770
Монда җирләнгәннәр төркеме
[d]
Мәчетле районы Викиҗыентыкта
һәм
Мәчетле районы (баш. Мәсетле районы , рус. Мечетлинский район ) — Башкортстанга керүче муниципаль район . Урал тавының аргы ягында урнашкан. Административ үзәге — Олы Ыктамак авылы Уфадан 280 км еракта урнашкан. 49 авыл 12 авыл советына берләштерелгән.
Якындагы тимер лл станцияләре – Чиләбе өлкәсендәге Сүлия (130 км) һәм Свердловск өлкәсендәге Кызылъяр (105 км).
Мәчетле районы Әй елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 20%ын урманнар били. Балакатай , Кыйгы , Дуван районнары һәм Свердловски өлкәсе белән чиктәш.
Тарих
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Дуван-Мәчетле районы барлыкка килгән. Район үзәге Дуван-Мәчетле авылында урнашкан булган. 1932 елны үзәкне башкорт авылы Ләмәзтамакка күчерәләр, 1935 елда – рус авылы Оло Ыктамагына. 1962-1965 елларда Балакатай районы белән берләшкән хәлдә яши.
Халык
Сан алулар буенча милли состав, кешеләр (барлык халыктан) [ 4]
Ел
Халык саны
башкортлар
татарлар
руслар
башкалар
1939
29111
14392 (49,44 %)
7988 (27,44 %)
6484 (22,3 %)
247(0,85 %)
1959
26409
12536 (48,1 %)
7654 (29,4 %)
5711 (21,9 %)
148 (0,57 %)
1970
28012
13739 (49,0 %)
8702 (31,1 %)
5296 (18,9 %)
275 (1 %)
1979
25406
12866 (50,64 %)
7372 (29,0 %)
4900 (19,3 %)
268 (1,05 %)
1989
23406
12042 (51,45 %)
6983 (29,83 %)
4180 (17,86 %)
201 (0,86 %)
2002
25604
14961 (58,4 %)
6052 (23,64 %)
4252 (16,6 %)
339 (1,3 %)
Района барлыгы 11 татар авылы бар.
Демография
Район җирендә туып-үскән кешеләр
Вафа Әхмәдуллин - Словакиянең милли герое, партизан, Башкортстанның атказанган укытучысы;
Ратмир Бәдретдинов - Башкортстанның халык артисты, биюче;
Сабир Ваһапов - Мәчетле районының беренче җитәкчесе, БАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе, партиянең өлкә комитетының беренче секретаре;
Роберт Заһретдинов - бөтен дөньяга даны таралган виртуоз кубызчы;
Миңнегафур Зәйнетдинов - республиканың Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, халык уен кораллары остасы;
Рөстәм Гатауллин (Рөстәм Нурыев , 1963), икътисадчы, журналист, Башкорт Википедиясе волонтеры һәм идарәчесе;
Рифкать Исрафилов - Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе иясе, танылган театр режиссеры;
Ринат Камал - язучы , С. Юлаев премиясе (2010 ) лауреаты;
Алисә Камалова (1979), медицина фәннәре кандидаты (2006), БДМУ доценты;
Бәхтияр Канкаев - Салават Юлаевның көрәштәше — татар халкының легендар батыры, Пугачев полковнигы;
Барый Кәлимуллин - беренче башкорт архитекторы;
Галимҗан Кәримов (1952), укытучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе;
Гафифә Корбанова (1930—2008), КПСС Мәчетле район комитеты сәркатибе (1972―1985), БАССР атказанган укытучысы (1965);
Котдус Латыйпов - Советлар Союзы Герое, очучы, язучы;
Лена Садыйкова - татар шагыйрәсе;
Халык мәгарифе
2009-10 уку елында Мәчетле районының 16 мәктәбендә башкорт телендә 1026 бала укыган (башкортларның 60%ы), 9 мәктәптә 630 бала башкорт телен (ана теле) урынына укый. 17 мәктәптә башкорт булмаган 1383 бала башкорт телен дәүләт теле урынына укый (100%). Башкорт телен барлыгы 26 мәктәптә 3039 бала укый (98%).
Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә. Ул мәктәпләргә районда яшәгән татар балаларының 36%ы йөри. Тагын 4 мәктәптә 365 укучы татар телен фән буларак өйрәнә (тагын 45,5%). Алар – катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясе, Әләгәз авылы мәктәпләре. Татар телен мәктәптә өйрәнә барлыгы 658 татар баласы (82%).[ 24] [ 25]
Сылтамалар
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 http://xn--80ab4e.xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/component/content/article/8-statya/9050-m-setle-rajony
↑ 2,0 2,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия , 2005. — 4344 бит
↑ Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
↑ СССР җанисәбе (1939)
↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
↑ Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
↑ СССР җанисәбе (1959)
↑ СССР җанисәбе (1970)
↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
↑ СССР җанисәбе (1989)
↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат , 2013. — 528 бит
↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва : Росстат , 2017.
↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте .
↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
↑ Тел язмышы укытучы кулында (үле сылтама)
↑ http://www.mechetly.ru/up/files/Roo.doc (үле сылтама)