Салава́т (баш. Салауа́т) – Башкортстан республикасындагы шәһәр. Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.
2000 елларда 157 000 кеше[5]. 2018 елда ― 152 300 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 146 600 кеше[6].
География
Салават Башкортстанның көньягында, Агыйделнең сул як ярында урнашкан. Агыйдел буенда 5,5 км арага сузылган. Уфага кадәр 178 км юл. Шәһәр эчендә Уфа – Ырынбур сызыгындагы тимер юл станциясе, автовокзал урнашкан. Ишембай һәм Стәрлетамак белән көчле агломерация тәшкил итәләр.
Тарихи мәгълүмат
Салават шәһәре урынында Аллагуат дигән зур татар авылы һәм аның «филиал»лары булган: Кече Аллагуат, Әртил Көч (яки Күч), Кудакай, Ирек, Кызыл авыл, Карлыкүл, Юрматы, Куҗак һ.б. (барлыгы 17 авыл). 1917 елны Аллагуат волость үзәге була. Аңарда 2824 кеше яши, милләтләре буенча 97% татарлар.[7]
1948 елны бу урынны СССР Министрлар шурасы булачак 18№ Химзавод өчен сайлый. «Новостройка» атлы төзүчеләр бистәсе пәйда була. Аллагуват заводның санитар зонасына кертелгән, шунлыктан анда яшәүчеләрне хуҗалыкларын ташларга мәҗбүр итеп, бистәгә куалар. Тиз генә шул урынга сәяси матдәләр буенча хөкем ителгәннәрне һәм Алмания, Италия, Румыния, Маҗарстан гаскәрләре әсирләрен китереп ташлыйлар. Барлык тоткыннар саны 25 меңгә җитә. Әсирләргә мәхкәмә һәрберсен 25-әр елга иректән мәхрүм иткән. Аларны 1955 елны Хрущев һәм Аденауэр имзалаган яшерен килешү генә коткарган. Шул ук елны һәммә әсирләр ватанына кайта.
1949 елны ул Ишембайга буйсынулы штп була, 1954 елны мөстәкыйль шәһәр итеп таныла.
Әлеге көнгә Стәрлетамак сәнәгать буыны чикләрендә Ишембай, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре барлыкка килгән. Монда өлкә-ара бәйләнешле зур күләмле, куәтле нефтегаз комплексы эшләп килә. Шәһәрләр уртак инженер инфраструктурасы белән бәйләнгән. Бу инфрастуктурага транспорт юл челтәре, су селтәре һәм су киртәләре, шулай ук Ишембайдан Стәрлетамакка таш тоз ташучы, ә аннары эшкәртү өчен Салаватка нефть йөртүче, продуктларны җиткерүче челтәрләр керә.
Калалар арасында, бигрәк тә Салават белән Ишембай арасында, мәдәният, торак, эш һәм миграция бәйләнешләре ныклы үсеш алган.
Әле дә шәһәрдә 4 төзәтү колониясе исәпләнә.
Халык
Мәдәният
Салават дәүләт башкорт театры 1936 елда төзелгән. Ул вакытта ул «Авыргазы татар колхоз-совхоз театры» дип аталган иде.
Матбугат
Салават шәһәрендә 2006 елда «Таң йолдызы» дип исемләнгән татар газетасы чыга башлаган иде. Соңрак исеме «Салават таңнары» дип үзгәртелде һәм ул рәсми теркәлү үтеп эшли башлады.
Танылган шәхесләр
Фотогалерея
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ http://admsurgut.ru/rubric/120/Partnery-Surguta
- ↑ http://www.gks.ru/scripts/db_inet2/passport/table.aspx?opt=80739000200620072008200920102011
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА «Башинформ», 10.05.2024
- ↑ М. И. Роднов. Крестьянство Стерлитамакского уезда по переписи 1917 года. Уфа, 2009. 132 с.(үле сылтама)
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-03
Чыганак
• Салават төзелеше тарихы 2012 елның 20 февраль көнендә архивланган.
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|
Башкортлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
>100 мең кеше | |
---|
>50 мең кеше | |
---|
>25 мең кеше | |
---|
>10 мең кеше | |
---|
>5 мең кеше | |
---|
Эчендә торак пункты урыны башкортлар күләме буенча бирелде. Мәсәлән: Баймакта башкортлар 71,6% (беренче), Учалыда – 53% (икенче), Ишембайда -29,7%. |