Сызран (рус. Сызрань) — Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр, Сызран районының үзәге (район эченә керми).
Халык саны — 178 773 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 179 581 кеше.[3]
2021 елның 10 сентябреннан ― Хезмәт даны шәһәре.[4]
География
Сызран Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Сызранка елгасы тамагында, Самардан Идел агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. Куйбышев тимер юлының Сызрань I станциясе (Самар—Сызрань—Пенза сызыгы). Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), А151 (Чуел — Канаш — Сембер — Сызран), Р227 (Сызран — Шигоны — Усолье), Р228 (Сызран — Сарытау — Волгоград) автоюллар баралар.
Сәгать поясы
Сызран халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат
Сызран климаты
|
Күрсәткеч
|
Гый
|
Фев
|
Мар
|
Апр
|
Май
|
Июн
|
Июл
|
Авг
|
Сен
|
Окт
|
Ноя
|
Дек
|
Ел
|
Уртача температура, °C
|
−8,9
|
−9,7
|
−3,9
|
6,7
|
13,7
|
18,8
|
20,5
|
18,1
|
12,8
|
6,0
|
−2,6
|
−7,9
|
5,4
|
Чыганак: NASA. База данных RETScreen
|
Исемнең килеп чыгышы
Шәһәр исеме татар «сыза» сүзеннән + «-ран» (чуаш телендә чыгыш килеше күрсәткече) кушымчадан килеп чыккан.
Тарих
Сызран 1683 елда воевода Григорий Козловский тарафыннан крепость буларак нигезләнә.
1717 елдан — Әстерхан губернасы составында, 1728 елдан — Казан губернасының Синбир провинциясе составында. 1780 елда Сызранга шәһәр һәм өяз үзәге статусы бирелә.
1856 елда Сызран шәһәрендә 10 чиркәү, 2907 йорт һәм 361 лавка (кибет) булган.
1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки (Сызран янында) кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Сызран янында тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Сызран янында Александр II исемле Идел аша күпере ачыла (совет чорында исеме Сызран күперенә үзгәртелә).
1906 елда Сызран янгыннан зыян күрә; янгын тарафыннан 3 540 йорт, шул исәптә 6 чиркәү һәм монастырь бетерелә.
1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Сызран округы үзәге. 1938 елдан Сызран районы үзәге булып тора. 1920-1930 елларда Сызранда ГЭС (1929) һәм Кашпир сәверташ комбинаты (1932) төзелә, Суран нефтепромыселы барлыкка килә (1937), тегү һәм мебель фабрикалары (1935), азык концентратлары заводы (1936) ачыла.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә локомотив һәм нефть эшкәртү заводлары барлыкка киләләр; Шуның өстенә, Сызранга вакытлыча кайбер ССРБ министрлыклары эвакуацияләнләр.[5]
1942 елда Батраки, Правая Волга, Первомайск штб-лары һәм Костычи авылы нигезендә Сызранның Октябрь районы барлыкка килә. 1956 елда ул Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.
Сугыштан соңгы периодта Сызранда машиналар төзү, нефтехимия, химия, энергетик, җиңел, агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатьләре зур үскәннәр. 1997 елда шәһәр составына Новокашпирский штб-ы кертелә.
Халык
Милли состав
Икътисад
Нефть эшкәртү, нефтехимия, химия сәнәгатенең ширкәтләре; турбиналар төзү заводы, «Сызраньсельмаш» заводы.
мебель фабрикасы. "Волна" тегү берләшмәсе. Азык концентратлары заводы, һ.б.
Югары уку йортлары
- Самар дәүләт икътисади университиетының филиалы
- Сызаран хәрби авиация очучылар училищесы
- Самар дәүләт техника университиетының филиалы
Танылган шәхесләр
Галерея
-
-
-
Медицина колледжы бинасы
-
-
-
-
Вокзал
-
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-03-08
- ↑ Указ о присвоении почётного звания «Город трудовой доблести».
- ↑ http://www.sgubern.ru/journal/article.php?AID=2409&ID=2376&GEO=1224
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/samara/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1379
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносок gks.ru
не указан текст
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-03-08
- ↑ Национальный+состав+населения+Самарской области 2010, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-11-18
Тышкы сылтамалар
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|