Район аша Борай – Иске Балтач – Куеда һәм Иске Балтач — Аскын автомобиль юллары уза.
Райондагы юлларның тулаем озынлыгы – 456 км.
Мәгариф
Балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү эшен районда 15 урта, 9 төп, 21 башлангыч мәктәптә һәм мәктәпкәчә 13 учреждениедә алып барыла. Шулай ук район үзәге Иске Балтач авылында 87нче һөнәрчелек училищесы эшли. Соңгы елларда 12 гомуми белем бирү мәктәбенә реконструкция үткәрелгән һәм шул исәптән яңалары төзелгән. Район мәктәпләре 216 компьютер, 5 интерактив такта, 22 заманча проектор белән җиһазланган. Барлык мәктәпләр дә ADSL системасы буенча Интернет челтәренә тоташтырылды. Районның 3 мәктәбе 1 миллион сумлык грантлар алуга иреште һәм бу акчалар да мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелде.
Мәктәпләрдә барлыгы 2920 бала укый. 32 мәктәптә 1315 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Шул ук вакытта 1172 бала башкорт мәктәпләре өчен төзелгән уку-укыту программалары буенча укырга мәҗбүр.
4 мәктәптә 45 бала мари телендә укый, бу барлык мари балаларының 11%ы, тулаем алганда мари телен 14 мәктәптә 357 бала өйрәнә (88,6%). 4 мәктәптә 55 удмурт удмурт телен һәм әдәбиятын өйрәнә, бу районда удмурт балаларының 96,5%ы.[11]
Районда медицина
Балтачлыларның сәламәтлеге сагында югары белемле 41 табиб һәм 208 урта медицина хезмәткәре эшли. Үзәк дәваханә, авыл участок дәваханәсе, дүрт авыл амбулаториясе һәм 38 фельдшер-акушерлык пункты булдырылган. Хәзер сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасы күпкә яхшырды. Район хакимияте яшь белгечләрне районга җәлеп итү һәм монда урнашып эшләүләре өчен дә уңай шартлар тудыра.
Матбугат
1931 елдан башлап татар телендә чыгучы «Балтач таңнары» газетасы – бай тарихлы, данлы матбугат басмаларының берсе. Элегрәк "Генераль сызык өчен", «Җиңү байрагы» һәм «Азатлык» исемнәре белән чыга. Бүгенге көндә «Балтач таңнары» татар телендә 6000 данәдә чыгып килә. Райондагы марилар белән удмуртлар да алдырып укый аны.[12]