Апре́ль (tat.lat. Aprel (Yañarış)(үле сылтама)) (април[1], әприл[2], шулай ук Яңарыш, яз ае, кайбер җирдә Алагай, иске төрки тәкъвимдә Сәвер [3]) (лат. Aprilis) — Милади тәкъвименең дүртенче ае, Искерим тәкъвимендә икенче ай.
Инкыйлабка кадәр татар иске дәверлеге буенча Яңарыш ае (21.3-21.4), Сабан ае (21.4-21.5) (кайбер җирдә Алак ай (Алагай) һәм Сәвер) дип йөртелә.[4]
Юлиан исеме: мөгаен, үз исемен латин aperire сүзеннән алды (aperire — ачырга, чөнки Италиядә бу айда яз башланган иде).