Илсур Сафин (1962)

Илсур Сафин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илсур Кәрибулла улы Сафин

Туу көне

11 август 1962(1962-08-11) (62 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Югары Балтай

Эшчәнлек еллары

1989 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, педагог, продюсер

Моң

лирик-драматик баритон

Жанрлар

җыр, романс

Коллективлар

Казан дәүләт мәдәният институты

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе;
ТР Зур концерт залы

Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты
ilsursafin.ru
Милләт

татар

Эстрада җырчысы Илсур Сафин белән бутамагыз

Илсур Сафин, Илсур Кәриб (Кәрибулла) улы Сафин (1962 елның 11 августы, ТАССР, Апас районы, Югары Балтай) — җырчы (лирик-драматик баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты. ТР халык артисты (2008).

Тәрҗемәи хәле

1962 елның 11 августында Татарстан АССР Апас районы Югары Балтай авылында туган. Апас якларына концерт белән килгән Вафирә Гыйззәтуллина һәм Алмаз Хәмзин хәер-фатыйхасы белән[1], 1980 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал (педагог Әлфия Заһидуллина) классына укырга керә. 1983-1985 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткач, консерваториядә укуын төгәлли.

Иҗат юлы

1989 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең опера-камера бүлеге солисты буларак, һөнәри җырчы хезмәтен башлый. Филармониядә 10 ел эшләү дәвамында татар (Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов һ. б.) һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, шулай ук халык һәм эстрада җырларын, романсларны югары зәвык белән башкарып, танылу ала. 1997 елда профессор А. И. Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры белән берлектә «Оныта алмыйм» (С. Сәйдәшев, Р. Яхин, С. Садыйкова, Җ. Фәйзи әсәрләре) программасы әзерли һәм С. Сәйдәшев исемендәге ТР Зур концерт залында тамашачыга тәкъдим итә. 1999 елда ТР Зур концерт залында шул ук оркестр белән берлектә «Саф җырларым» исемле яңа программасына, татар классикасы белән бергә, рус романсларын («Очи черные», «Ямщик, не гони лошадей», «Только раз бывает в жизни встреча» һ. б.), итальян җырларын кертә, РФ халык артисты Зилә Сөнгатуллина белән дуэтлар башкара[2]. 2000 елда ТР Зур концерт залында Салих Сәйдәшевның 100 яшьлек юбилеена карата «Җырларым» сольный концертын куя. Шул ук елларда эстрада жанрында иҗат итүен дәвам итә.

Концерт программалары

  • Р. Яхинның 80 яшенә багышланган концерт (С. Сәйдәшев исемендәге ТР Зур концерт залы)
  • С. Садыйкованың 95 яшенә багышланган концерт (М. Җәлил исемендәге ТДОһБТ)
  • «Яз сулышы» («Сәйдәш» мәдәният үзәге, Казанның Совет районы). Беренче бүлектә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге ТР дәүләт телевидение һәм радио комитетының оркестрына кушылып җырлый.
  • «Каршы алыгыз, маэстро…» (Химиклар мәдәният сарае һәм Тинчурин театры)
  • «Минем юлым» (Химиклар мәдәният сарае)
  • «Без — Казан яшьләре» (Химиклар мәдәният сарае)
  • «Мәхәббәт хакына» («Пирамида» мәдәни – күңел ачу үзәге)
  • «Казан — минем язмышым» («Пирамида» мәдәни - күңел ачу үзәге)
  • «Мәхәббәт утлары» («Пирамида» мәдәни - күңел ачу үзәге, ТР халык артисты Лидия Әхмәтова белән берлектә)
  • «15 сольный концерт, 15 ел сәхнәдә» (УНИКС концертлар залы)
  • «Безнең шәһәр» — Казанның Меңьеллыгына (2005) багышлынган зур проект продюсеры (УНИКС концертлар залы, ТР халыклар дуслыгы йорты һәм ТР милли-мәдәни оешмалары берлеге белән берлектә)
  • «Дусларыма» («2006 ел - Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы»на багышланган)
  • С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының унъеллыгына багышланган концерт
  • «Мин бит татар баласы» (2007, ноябрь, 45 яшьлек юбилеена багышлана)

Гастрольләре

Красноярск крае (2003), РФ (2004, Чиләбе, Омск, Тум, Новосибирск, Красноярск крае, Төмән өлкәсе) һәм Казакъстан (2004), Әстерхан (2005), Франция (2005, «Сәйдәш» бию ансамбле (җитәкчесе Таһир Латифуллин) белән) [3], ТР (2007, Апас, Кайбыч, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск) һ. б.

КДМИ

2005 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты Театр институтының татар театр эстрадасы кафедрасы өлкән укытучысы, доцент булып эшли, вокал, хор һәм вокал ансамбле фәннәреннән укыта. Шәкертләре арасында: төрле елларда вокал конкурслары лауреатлары булган Марат Фәйрушин (2007, «Йолдызлык», 2нче премия), Виларик Садыйков (2007, «Йолдызлык», 3нче премия), Айдар Әгъләмов (Түбән Кама, 2нче премия), Альбина Вахитова («Урмай моңы», 2нче премия) .

Репертуар

Югары һөнәри осталык белән халык җырларын да, татар, рус һәм чит ил класссик репертуарын да, эстрада җырларын да, романсларны да башкара.

Дискография

Радио фондына Р. Үтәй оркестры белән башкарылган 50 дән артык татар классикасы әсәре, 200 дән артык татар эстрадасы әсәре, 100 дән артык рус эстрадасы әсәре язып алынган. TV фондында 9 сольный концерты саклана. 8 аудио- һәм СД дискы, иң яхшы сольный концертлары язылган DVD җыентыгы (2008) чыгарган[4].

  • «Бәхет телим сезгә»
  • «Дусларыма»
  • «Җырлыйм сезнең өчен»
  • «Казан минем язмышым»
  • «Моим друзьям»
  • «Син генә»
  • «Татар кызы» һ. б.

Хәйрия концерты

2007 елда Әстерханның Ак мәчетен төзәтү эшенә булышу өчен хәйрия концерты бирә. «Яңа гасыр» TV үткәргән хәйрия телемарафонында катнаша. Һәр елны Җиңү бәйрәменә ветераннар өчен «Ветераннар, без сезнең алда баш иябез!» дип аталган концерт программасы оештыра[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Өйләнгән, хатыны Ләлә Фариз кызы, уллары Руслан.

Искәрмәләр

  1. Гөлинә Гыймадова. Җырларымда – уйларым 2021 елның 13 май көнендә архивланган.. «Ватаным Татарстан», 29.10.2008
  2. Шәкерт җырлый, остаз алкышлый, archived from the original on 2021-05-13, retrieved 2018-01-10 
  3. Рәсимә Галиева. Тамашачымнан аерма мине 2021 елның 13 май көнендә архивланган.. «Ватаным Татарстан», 14.11.2006
  4. Илсур Сафин. Дискография, archived from the original on 2018-02-13, retrieved 2018-01-10 
  5. Расиха Фәизова. Онытырга хакыбыз юк 2021 елның 13 май көнендә архивланган.. «Шәһри Казан», 06.05.2010

Сылтамалар

Моны да карагыз

Read other articles:

以下為(程式語言撰寫開發)整合開發環境的列表: 自由/開放原碼的整合開發環境 自由的多(作業)平台整合開發環境 GNAT Programming Studio正在開發撰寫Ada/CORBA的程式碼。 MonoDevelop是一套自由開放原碼的整合開發環境,支援以下的作業系統:GNU/Linux、MS Windows、Mac OS X,主要用來開發Mono與.NET Framework軟體。目前支援的程式語言包括:Python、Vala、C#、Java、BOO、Nemerle、Visual Basic .NET

 

هذه المقالة يتيمة إذ تصل إليها مقالات أخرى قليلة جدًا. فضلًا، ساعد بإضافة وصلة إليها في مقالات متعلقة بها. (أغسطس 2022) سانغ يونغ كيرونمعلومات عامةالنوع سيارة رياضية متعددة الأغراض المصنع شركة محركات سانغ يونغالإنتاج من عام 2005–حتى الآنأسماء أخرى Micro Kyron (سريلانكا)الفئة إقتصاد

 

Charlie Siringo Información personalNombre de nacimiento Charles Angelo SiringoNacimiento 7 de febrero de 1855 Condado de Matagorda, Texas, Estados UnidosFallecimiento 18 de octubre de 1928 (73 años) Altadena, California, Estados UnidosSepultura Cementerio Inglewood Park Nacionalidad EstadounidenseInformación profesionalOcupación Detective y cowboyObras notables A Texas Cowboy: or Fifteen Years on the Hurricane Deck of a Spanish Pony, Pinkerton’s Cowboy Detective, A Cowboy Detective, Fu...

|Посада= Ставнюк Віктор Володимирович Народився 3 жовтня 1956(1956-10-03) (67 років)Жван, Мурованокуриловецький район, Вінницька область, Українська РСР, СРСРКраїна  УкраїнаНаціональність українецьДіяльність історик, викладач університетуAlma mater Історичний факультет Київс...

 

Вільям Руфус Террілл Народження 21 квітня 1834(1834-04-21)[1]Ковінгтон, Вірджинія, СШАСмерть 8 жовтня 1862(1862-10-08)[1] (28 років)Бойл, Кентуккі, СШАПоховання Цвинтар Вест-ПойнтКраїна  СШАРід військ United States ArmyUnion ArmyОсвіта Військова академія СШАРоки служби 1853–1862Звання Brigadier Ge...

 

Jeremy SistoSisto on the set of Into Temptation (2009)出生Jeremy Merton Sisto (1974-10-06) 1974年10月6日(49歲)[1] 美國加利福尼亚州草谷母校加利福尼亞大學职业 Actor producer writer 活跃时期1991–現在配偶 Marisa Ryan(1993年结婚—2002年结束) Addie Lane(2009年结婚) 儿女2亲属Meadow Sisto (姊妹) 傑瑞米·西斯托(英語:Jeremy Merton Sisto,1974年10月6日—)是美國的一位演員和作家[2]。他...

اضغط هنا للاطلاع على كيفية قراءة التصنيف الأَرُونِيَة الأرونية السوداء المرتبة التصنيفية جنس  التصنيف العلمي النطاق: حقيقيات النوى المملكة: النباتات الفرقة العليا: النباتات الأرضية القسم: النباتات الوعائية الشعبة: حقيقيات الأوراق الشعيبة: البذريات العمارة: التفاحينة ا

 

Pieter Mbemba Informasi pribadiNama lengkap Pierre Emanuel Mbemba[1]Tanggal lahir 23 Juli 1988 (umur 35)Tempat lahir Kinshasa, ZaireTinggi 1,87 m (6 ft 1+1⁄2 in)Posisi bermain bek tengahInformasi klubKlub saat ini Bnei SakhninNomor 3Karier senior*Tahun Tim Tampil (Gol)2004–2005 Maasmechelen 13 (1)2005–2007 KVSK United 48 (1)2007–2009 KV Mechelen 5 (0)2008–2009 → FC Eindhoven (pinjaman) 13 (1)2009–2010 Sivasspor 1 (0)2010 → Bucaspor (pinjaman) 9 ...

 

This article needs additional citations for verification. Please help improve this article by adding citations to reliable sources. Unsourced material may be challenged and removed.Find sources: Committee on National Security Systems – news · newspapers · books · scholar · JSTOR (September 2021) (Learn how and when to remove this template message) Committee on National Security SystemsCNSSLogo of the CNSSAgency overviewFormed16 October 2001Preceding ag...

Ален Бокшич Ален Бокшич Особисті дані Народження 21 січня 1970(1970-01-21) (53 роки)   Макарська, Сплітсько-Далматинська жупанія, Хорватія Зріст 187 см Вага 80 кг Громадянство  СФРЮ Хорватія Позиція нападник Юнацькі клуби «Змай» «Хайдук» Професіональні клуби* Роки Клуб І (г...

 

Pekan Olahraga NasionalLogo KONI, tiga cincin berkait pada logo kerap menjadi logo PONSingkatanPONAcara pertamaPekan Olahraga Nasional 1948 di Surakarta, Jawa TengahTerjadi setiap4 tahunAcara terakhirPekan Olahraga Nasional 2021 di Jayapura, PapuaMarkas besarJakarta, Indonesia Pekan Olahraga Nasional (disingkat PON) adalah pesta olahraga nasional di Indonesia yang diselenggarakan oleh Komite Olahraga Nasional Indonesia. PON diadakan setiap empat tahun sekali dan diikuti seluruh provinsi di In...

 

Nitronatrit Kleine, weiße Nitronatrit-Kristalle, bedeckt mit hellbraunem Ton (Größe: 8,1 cm × 6,1 cm) Allgemeines und Klassifikation IMA-Nummer 1980 s.p.[1] IMA-Symbol Ntt[2] Andere Namen Chilesalpeter Natriumnitrat Natronsalpeter Nitratin Chemische Formel Na[NO3][3] Mineralklasse(und ggf. Abteilung) Carbonate und Nitrate (ehemals Carbonate, Nitrate und Borate) System-Nummer nach Strunz (8. Aufl.) Lapis-Systematik(nach Strunz und Weiß) Str...

Novel series by Nisio Isin ZaregotoFirst volume cover, featuring Tomo Kunagisa戯言GenreCrime, mystery[1] Light novelWritten byNisio IsinIllustrated byTakePublished byKodanshaEnglish publisherNA: Del Rey Manga (former)VerticalImprintKodansha NovelsKodansha BunkoDemographicMaleOriginal runFebruary 5, 2002 – February 8, 2023Volumes10 (List of volumes) Light novelNingenWritten byNisio IsinIllustrated byTakePublished byKodanshaImprintKodansha NovelsKo...

 

1990 film score by Jerry GoldsmithTotal RecallFilm score by Jerry GoldsmithReleased1990 (original release)2000 (deluxe edition)June 1, 2015 (25th anniversary re-issue)November 27, 2020 (30th anniversary re-issue)GenreFilm scoreLength40:13 (original release)71:20 (deluxe edition)144:03 (25th anniversary re-issue)117:43 (30th anniversary re-issue)LabelVarèse SarabandeQuartet RecordsProducerJerry GoldsmithJerry Goldsmith chronology Star Trek V: The Final Frontier(1989) Total Recall(1990...

 

Halaman ini berisi artikel tentang perusahaan yang eksis mulai tahun 1996 hingga 2006. Untuk perusahaan pasca akuisisi oleh Alcatel SA pada tahun 2006, lihat Alcatel-Lucent. Lucent Technologies, Inc.JenisPublikIndustriPeralatan telekomunikasiNasibDigabung dengan Alcatel SAPendahuluWestern ElectricBell LabsAT&T TechnologiesPenerusAlcatel-LucentDidirikan30 September 1996; 27 tahun lalu (1996-09-30)Ditutup2006KantorpusatMurray Hill, New Jersey, Amerika SerikatPendapatan US$9,44 milyar (...

Prototype British fighter aircraft P.1081 Role Fighter aircraftType of aircraft Manufacturer Hawker Aircraft First flight 19 June 1950 Status Destroyed in flying accident - 3 April 1951 Primary user Royal Aircraft Establishment Number built 1 Developed from Hawker P.1052 The Hawker P.1081, also known as the Australian Fighter was a prototype British jet aircraft from the mid-twentieth century. The single example built was destroyed in a crash in 1951. Design and development In 1949, the ...

 

Bilateral relationsKosovan–Emirati Kosovo United Arab Emirates Diplomatic missionEmbassy of Kosovo, Abu DhabinoneEnvoyAmbassador Avni Arifinone Kosovo–United Arab Emirates relations are foreign relations between Kosovo and the United Arab Emirates. History Kosovo declared its independence from Serbia on 17 February 2008 and the United Arab Emirates recognised it on 14 October 2008.[1][2] Kosovo has an embassy in Abu Dhabi.[3] On 27 April 2010, the United Arab Emira...

 

Turkish public university located in Mersin Mersin UniversityMersin ÜniversitesiMottoA world university in the light of science and modernityTypePublic universityEstablishedJuly 3, 1992RectorProf. Dr.Erol Yaşar[1]Academic staff1405Administrative staff866Students26,644LocationMersin, TurkeyColorsUltramarine & orange    Websitemersin.edu.tr Mersin University (Turkish: Mersin Üniversitesi) is a public university, built in 1992 in Mersin Province, Turkey. It has about 39,...

Aureus des Tetricus I. Tetricus I., eigentlich Gaius Pius Esuvius Tetricus, war von 271 bis 274 der letzte Kaiser des gallischen Sonderreiches (Imperium Galliarum), dessen Thron er nach der Ermordung des Victorinus bestieg. Inhaltsverzeichnis 1 Leben 2 Quellen 3 Literatur 4 Weblinks Leben Tetricus I. stammte aus einer adligen Familie und hielt den Rang eines praeses provinciae Aquitaniae, als Victorinus Anfang 271 in Köln ermordet wurde. Victorinus’ Mutter Victoria bestach das Heer, damit ...

 

Indian Administrative Service officer Shakuntala GamlinSecretary, Dept.of Empowerment of Person With Disabilities Personal detailsBorn (1961-03-23) 23 March 1961 (age 62)Assam, IndiaSpouseJarbom GamlinChildren3ParentLalit Kumar Doley (father)Occupation Indian Administrative Service Officer Shakuntala Doley Gamlin is a 1984-batch Arunachal Pradesh-Goa-Mizoram-Union Territories (AGMUT) cadre IAS officer. She served as Secretary, Dept. of Empowerment of Person With Disabilities, Govt. of In...

 

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!