Википедиядә
Горький фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Макси́м Го́рький, чын исеме Алексей Максимович Пешков (1868 елның 28 марты, Түбән Новгород, Россия империясе — 1936 елның 18 июне, Горки, Мәскәү өлкәсе) - рус язучысы, прозаик, драматург.
Биография
Балачагы
Алексей Пешков Түбән Новгородда агач остасы Максим Савватьевич Пешков (1839-1871) гаиләсендә туа. Анасы - Варвара Васильевна (1842—1879), кыз фамилиясе Каширина. Горькийның бабасы әфисәр дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итә, ләкин түбән чиннарга рәхимсез мөгамәләсе өчен чиныннан төшерелә һәм Себергә сөрелә. Шуннан соң ул мещаннарга языла.
Иртә ятим калып, Горький балачагын бабасы Каширин йортында уздыра. 11 яшеннән эшләргә мәҗбүр була: кибеттә ярдәмче, парахут буфетында савыт-саба юучы, икмәк пешерүче булып эшли, иконопись мастерскоенда белем ала һ.б.
Яшүсмер чагы
Хәтер
Техника исемнәре
Галерея
Шулай ук карагыз