«Алтын битлек» фестивален оештыручылар: РФ театр әһелләре берлеге, РФ мәдәният министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте, «Алтын битлек» фестивале дирекциясе.
Баш иганәче (баш партнёр) – Россия Сбербанкы
Даими партнёрлар – Вс. Мейерхольд исемендәге Үзәк, Театр институты
Номинантларны экспертлар шурасы кабул итеп ала. Драма театры һәм курчак театры спектакльләре өчен аерым, музыка театры спектакльләре өчен аерым экспертлар шурасы эшли. Экспертлар спектакльләрне театрларга барып яки видеоязмада карап сайлап алалар.
Экспертлар шурасы һәм «Алтын битлек» премиясе жюрие ел саен яңартыла.
«Театр сәнгатен үстерүгә керткән бәһасез хезмәте өчен», «Россиянең театр сәнгатен химаяләгән өчен» премияләрен РФ театр әһелләре берлеге сәркатибаты билгели.
Лауреатлар билгеләнгәч, «Алтын битлек» премиясе алган спектакльләр, «Иң яхшы спектакльләр Россия һәм Балтия илләре шәһәрләре буйлап» фестивале кысаларында, Россиянең сайлап алынган шәһәрләре сәхнәләрендә күрсәтелә.
Казанның Качалов театры сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский «Алтын битлек»нең «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе белән бүләкләнә [9].
М. Горький исемендәге Ырынбур драма театрының сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов «Алтын битлек»нең «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе белән бүләкләнә[10].
2022 ел
2023 елгы «Алтын битлек» премиясенең музыкаль театр жюри составына Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе (2019 елдан), Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков, Башкорт опера һәм балет театрының баш дирижеры, Башкортстанның халык артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Артем Макаров кертелгән. Артем Макаров берничә ел дәвамында илнең төп театраль премиясе жюри составында эшләгән.
[11]