Советлар Берлеге Каһарманы Петр Михаил улы Гаврилов музее (рус. Музей Героя Советского Союза Петра Михайловича Гаврилова) — Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Советлар Берлеге Каһарманы, Брест кальгасен(рус.)татар. саклаучыларның берсе майор Петр Гавриловның (Петр Михаил улы Гаврилов, 1900—1979) тормышы һәм каһарманлыгы белән таныштыра.
2010 елның 30 июнендә, сугыш каһарманының тууына 110 ел тулу уңаеннан, Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдән авылында ачыла.
Петр Гаврилов яшәгән йорт-җир урынында башка хуҗалык булу сәбәпле, музей өчен агачтан бер катлы яңа бина Әлбәдән авылы читендә төзелә [1].
Мәйданы — 129, 3 кв. м. Фондnа ~500 саклау берәмлеге, шул исәптән П. М. Гавриловның Әлбәдән авылы кешеләре ярдәмендә тупланган шәхси әйберләре, шул исәптән, хәрби өс киеме, кул сәгате (27 саклау берәмлеге) куелган. Брест кальгасе күренеше булдырылган. Петр Михаил улы Гавриловның керәшен булуын искә алып, керәшеннәрнең көнкүрешен, мәдәниятен тасвирлаучы экспонатлар да (100 саклау берәмлеге) урын алган. Керәшен йорты интерьеры торгызылган.
• Казан университеты / музейлары: актлар залы • археология • геология • зоология • Николай Лобачевский • педагогик белем бирү тарихы • университет тарихы • химия мәктәбе • этнография
• Биләр: А.Е. Арбузов • Биләр тыюлыгы