Минзәләдә Муса Җәлилнең мемориаль музеен булдыру нияте белән педучилище укытучылары Мөхәммәт Гарифуллин белән Васил Һадиев 1960-елларда ук йөри башлый. 1970 елның3 мартындаукуханәнең бер сыйныф бүлмәсендә музей ачылган. Музейны нигезләүчеләр — көллият директоры И. Б. Уткин, татар теле укытучысы М. Г. Гарифуллин, көллият укытучысы Васил Һади улы Һадиев (Хадиев, 1929—1996). В. Һ. Һадиев — музейны оештыручы һәм музейның беренче директоры. Аның вафатыннан соң музей белән җитәкчелек итү аның хатынына, аннан кызы Алсу Васил кызы Григорьевага тапшырыла.
Музей урнашкан педагогика көллияте бинасы янәшәсендәге паркка Муса Җәлил исеме бирелгән, шагыйрьнең бюсты урнаштырылган. Паркка һәм шагыйрьнең бюстына 2020 елда реставрация уздырылган.
Экспонатлар
Музей Минзәлә педагогика көллиятенең бер аудиториясен алып тора. Әлеге бина — республика дәрәҗәсендәге архитектура һәм тарих һәйкәле. Музей бүлмәсенең мәйданы 70 кв. м. Музей фондында 2 394 саклау берәмлеге: сугыш чоры йорт кирәк яраклары һәм документлар, «Кар десанты» эзтабарлар оешмасы сугыш кырларыннан алып кайткан ядкарьләр, Муса Җәлил әсәрләре урын алган.
Экспозиция М. Җәлил замандашлары истәлекләре нигезендә төзелгән. 1941 елда хәрби-сәяси курслар дәресләре үткәрелгән сыйныф бүлмәсе, шагыйрь еш кына кунакка барган Сабировлар йортының эчке күренеше торгызылган. Музейда Сабировлар йортында кунак булганда Муса утырган урындык һәм ул кулларына алып уйнаган мандолина саклана.