С. М. Лисенков исемендәге музей, С. М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее (рус.Историко-краеведческий музей имени С. М. Лисенкова) — Татарстан РеспубликасыӘлки районы үзәге Базарлы Матак авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Татарстанда беренчеләрдән булып Космонавтика залы ачылган музей буларак, РФ космонавтика музейлары ассоциациясенә кабул ителгән. Музейның бер филиалы бар.
С. М. Лисенковның оныгының улы АКШ ватандашы Анатолий Яков улы Михеев космос өлкәсендә эшли («Аэроджет» компаниясенең РФ вәкиллеге башлыгы). Музей хезмәткәрләренә А. Я. Михеев совет һәм РФкосмонавтлары белән элемтә булдыруда ярдәм итә. Космонавт Владислав Волковның(рус.)татар. карт бабасы, шулай ук илнең аэрокосмос өлкәсендә эшләүче 9 фән докторы (ш. и.Урал Нури улы Закиров (1933))[2] чыгышлары белән Әлки районыннан. Шунлыктан музейда Татарстанда беренчеләрдән булып уникаль Космонавтика залы ачылган.
Тасвирлама
Музей беренче гильдия сәүдәгәре (Октябрь инкыйлабыннан соң Себергә, аннан АКШкамөһаҗирлеккә киткән) Сергей Михаил улы Лисенков тарафыннан кызыл кирпечтән эклектика стилендә салынган ике катлы бинада урнашкан. Музей оешканчыга кадәр бинада «Актай» совхозы идарәсе урнашкан булган.
Экспонатлар
Музей фондларында дистәләгән мең экспонат тупланган. Музей экспозициясендә археологик табылдыклар, нумизматика, этнография әйберләре, техника һәм гамәли сәнгать тарихы буенча материаллар, скульптура, графика, сынлы сәнгать әсәрләре, сирәк китаплар, документлар, борынгы сугыш кораллары күрсәтелә. Академик Альберт Борһанов җитәкчелегендәге археологик экспедиция музейга Алтын Урда чорына караган уникаль экспонатлар тапшыра[3].