Викибирелмәләрнең буш элементы |
Нефть музее (рус. Музей нефти в Шугурово, ингл. Shugurovo Oil Museum) ― Татарстанның Лениногорск районы Шөгер авылында (1950―2004 елларда штб) урнашкан мәдәният оешмасы (музей). Татарстан Республикасының беренче нефть тармагы предприятиесе тарихы белән таныштыра. Музей ― сәнәгать мирасы һәйкәле[2].
Тарих
2015 елда «Татнефть» компаниясе тарафыннан Лениногорск шәһәре Нефть музее филиалы буларак нигез салынган. Беренче нефть музее 1968 елның 1 октябрендә «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе инициативасы белән оештырылган булган. Татарстанның нефть тармагы үсешенә зур өлеш керткән, төбәкнең беренче нефть сәнәгате тармагы предприятиесе булган Шөгер нефть-битум заводы (1877 елда ачылган) урынында ачык һавада нефть музее төзелгән[3]. 2009 елда рентабельле булмавын һәм начар техник халәтен исәпкә алып, заводны консервациягә ябалар. Дүрт елдан соң предприятиене бетерү турында карар кабул ителә. «Татнефть» җитәкчелеге җирле халыкның 140 ел буе эшләгән заводны саклап калу инициативасын хуплаган. 2015 елның 21 августында биредә Нефть музее ачылган[1].
Тасвирлама
Музейга килүчеләр алдында куәтле тарихи катлам ачыла: штольня, битум эретү, нефть куу цехлары, нефть технологияләре тарихы паркы һәм остаханәләр. Бер объекттан икенчесенә сәяхәт иткәндә, экскурсиягә килүчеләр «тау сумаласы» турында беренче язма мәгълүмат алудан башлап, нефть―битум продукциясенең киң спектрын чыгару тарихын белә ала. Музей экспонатлары Татарстан җире нефте турында беренче язмача телгә алынудан (1637 ел) безнең көннәргә кадәр чорны үз эченә ала[4]. Музейның төп экспонаты булып сакланган мохит тора. Музей нефть эшкәртү сәнәгате барлыкка килгән чорны тирәнтен аңларга һәм тоярга мөмкинлек бирә[5].
Музей комплексында элеккеге оператор бүлмәсендә урнашкан завод тарихы музее бар. Анда бу төбәктә беренче эре сәнәгать предприятиесенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләүче экспозицияләр урнашкан.
Музейга килүчеләрне битум (гудрон) заводы оештырылганда аның хуҗасы булган маҗар чыгышлы Америка эшкуары Ласло Шандор (László Fülöp Sándor; 1815/1817 ― 1894 елның 7 октябре) үзенең эш өстәле артында каршы ала. 16 гектарга якын территориядә, Шандор-тау итәгендә, Чишмә елгасы уң кушылдыгы Урман Чишмәсе ярында ул ярымкустар битум заводы төзегән. 1881 елда әлеге битум заводын арзанга сатып җибәреп, ул биредән киткән[6].
Музейда заводның эш зонасы гына түгел, эшчеләрнең көнкүреше, алар яшәгән йортлар да торгызылган.
Сугышка Шөгер битум заводыннан 180 кеше киткән. Аларның өчесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган (Ислам Халиков, Ибрай Мурзин, Самат Садриев). Музейда аларның портретлары эленгән һәм биографияләре бирелгән.
Музейда җимерелү булган шахтадан чыгу буенча уен формасында квест[d] үтәргә мөмкин[7].
Искәрмәләр
Сылтамалар