Шахмай авылы тарихы музее, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее, рәсми исеме Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы «Халык иҗаты һәм көнкүреше музее» муниципаль бюджет учреждениесе филиалы ― Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее (рус.Филиал Музей истории села Шахмайкино имени Мирхайдара Файзи муниципального бюджетного учреждения культуры Музей народного творчества и быта Новошешминского муниципального района Республики Татарстан) ― Татарстанның Яңа Чишмә районыШахмай авылында урнашкан, 2015 елда тарихи бинада ачылган муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Зирекле авылының«Халык иҗаты һәм көнкүреше музее» филиалы. Яңа Чишмә районында ачылган дүртенче музей.
Бина
Музей Шахмай уртасындагы ак таштан салынган ике катлы бинада урнашкан. Әлеге бина ― татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең бабасы Әxмәтҗан Фәйзулла улы Фәйзуллин йорты. Аны Әхмәтҗан бай XIX гасыр башында ук салдырган булган. Мирхәйдәрнең әтисе Мостафа Фәйзуллин, шул йортта туып-үсеп, биредә 19 яшенә кадәр яшәп, 1854 елда Орскига чыгып киткән. Нәселләре әлеге тарихи бина белән бәйле шәхесләр: Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы Шакирҗанның улы Рәфгать Фәйзуллин (БАССР халык артисты, 1964); РСФСР һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Җәүдәт Фәйзи һәм аның олы абыйсы профессор―рентгенолог Мидхәт Харис улы Фәйзуллин.
Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы Шакирҗан ― Фәйзуллиннар нәселенең әлеге йортта Октябрь революциясенә кадәр яшәгән соңгы вәкиле. Советлар хакимияте урнашкач, ике катлы йортын халык карамагына тапшыра һәм бинаны төзекләндерү өчен акча бирә. Аскы катта ― кибет, өстә ― укыту класслары ачыла. 1932 елдан бинада 30 ел мәктәп, 40 ел балалар бакчасы эшләгән. 2005 елда бирегә Шахмай авыл советы белән медпункт күчерелгән.
«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» территориясенең гомуми мәйданы ― 0,12 га, музей бинасының гомуми мәйданы ― 240,7 кв. м. Экспозициянең гомуми мәйданы ― 76,5 кв. м. Филиал ике юнәлеш буенча үз эшчәнлеген алып бара:
Музей эшчәнлеген оештырып җибәрүдә «РИТЭК» АҖ социаль проектлар конкурсының (2016 ел) «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә откан грант акчасы ярдәм итә. Әлеге акчага җиһаз һәм компьютер техникасы сатып алынган. Проект авторы ― Резидә Абдуллина, ул шулай ук музей эшенә үз өлешен керткән, филиал мөдире булып та эшләп алган. 2016―2021 елларда филиал мөдире вазифасында Гөлнар Сабирова эшли.
Беренче вакытта музей бинаның икенче катында гына урнашкан булса, 2019 елның февралендә бина тулысынча филиал карамагына бирелгән. Өстәге катта ике зал эшли: беренче залда Фәйзуллиннар нәселенең портрет, фоторәсем, шәхси әйберләре, гаилә архивыннан документлар урнаштырылган. Икенче залда сакланучы экспонатлар: көнкүреш әйберләре, металл эш кораллары, агач әйберләр, бизәкләп тукылган сөлгеләр, ашъяулыклар, тамбурлап чигелгән намазлыклар һ. б. 2018 елга кадәр авыл җирлеге биләгән беренче кат тулысынча музей өчен бирелә. Анда авыл тарихын яктыртучы экспозицияләр реконструкцияләнә.