Викибирелмәләрнең буш элементы
Татарстан Республикасы элемтә тарихы музее (рус. Музей итории связи Республики Татарстан , ингл. Tatarstan Communications History Museum ) — Казанда 1988 елда ачылган музей. Казан телефон челтәренең 100 еллыгына багышланган. Музей күргәзмәсе республикада XIX гасырдан башлап бүгенге көнгәчә элемтә үсешен яктырта.
Тарих
Казанда беренче телеграф станциясе 1859 елның 28 декабрендә ачыла һәм Мәскәү белән даими элемтә булдырыла. Шәһәр эчендә беренче телефоннар 1881 елда барлыкка килә. Алар барлыгы 16 була.
Казанда шәһәр эче хөкүмәт телефон челтәре 1888 елның 15 ноябрендә эшли башлый һәм абонентларга 3 телефон станциясе аркылы хезмәт күрсәтелә. Беренче булып 72 телефон аппаратына 62 сан тоташтырыла.
Музей беренче мәртәбә 1972 елның сентябрендә Казан элемтә электротехникумының 40 еллыгына ачыла[ 1] . 2000 елда Казан шәһәр телефон станциясе музее белән берләштерелә. «Таттелеком » ААҖ балансында тора. 2005 елга кадәр Бауман урамында урнашкан була, 2005 елдан Казан элемтә электротехникумының (Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, рус. Казанский техникум информационных технологий и связи, КТИТС ) уку бинасында (Галиев урамы, 3а ) урнаша[ 2] .
Телефон . Швеция . 1896
Тупланма
Музей тупланмасында 5 000 экспонат бар. Алар арасында иң кызыклылары — 1896 елгы «Эриксон» телефон аппараты (Швеция ), 1916 елгы һәм 1943 елгы Морзе телеграф аппаратлары, почта каретасы макеты, репродуктор «тәлинкәсе», төрле еллардагы радиоалгычлар һ. б.
Экспозиция 3 залдан тора һәм элемтәнең барлык төрләрен күрсәтә: почта элемтәсе, шәһәр һәм авыл элемтәсе, телефон һәм телеграф элемтәсе, шәһәрара элемтә, радио, TV.
Әдәбият
М. М. Шарипов . Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Сылтамалар
Искәрмәләр