Казан кирхасы
Казан кирхасы, Изге Екатеринаның лютеран гыйбадәтханәсе, алман. Sankt-Katharinen-Kirche — Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Карл Маркс урамы, 26 йортта урнашкан лютераннар гыйбадәтханәсе. «Изге Екатеринаның Инҗил-лютеран чиркәве» җирле дини оешмасы карамагында.
1767 елда Казанга килгән Россия патшабикәсе Екатерина II хөрмәтенә аталган[1] .
Тарих
Казанда лютеранлык тарафдарларының беренче агымы барлыкка килү Ливон сугышы (1558-1582) белән бәйле. Әлеге сугышта әсир төшкән алманнарны һәм шотландларны, үз диннәрен тоту иреге биреп, Россия шәһәрләре буйлап меңәрләп-меңәрләп тараталар.
- Шушы чорда Казанда лютераннар җәмгыяте һәм дингә өндәүче пастор Йоахим (Иоаким) Скультет (Joachim Scultets) булуы билгеле [2]. Ул Казан белән беррәттән Нижгарда һ. б. Үзәк Россия шәһәрләрендә дә пастор булып торган. Пасторлар итеп Дерпт университетының богословие факультетын тәмамлаганнар сайлана.
- Казан университеты ачылгач (1804-1814), Алманиядән профессорлар К.Ф. Фукс, И.Ф. Эрдман, Ф.Л. Брейтенбах, X. Френ һ. б. күчеп килә. Лютеран җәмгыяте пастор итеп профессор Ф.М. Томасны сайлый.
- 1914 елга кадәр, Казандагы лютеран җәмгыяте, бай иганәчеләр хисабына, иркен яши.
- Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Алмания белән сугышучы Россиянең ватандашлары арасында шовинистчыл хисләр уяна.
- Октябрь инкыйлабы, Ватандашлар сугышы заманында Казандагы лютераннар саны кими, гыйбадәтханәне үз хисапларына асраган бай лютеран иганәчеләр үтерелә яисә илне ташлап китәргә мәҗбүр була.
- 1929 елның 14 ноябренда соңгы (1924-1933 елларда) Казан пасторы Альфред Бюттнер (Alfred Buetner) ТАССР НКВДсына гыйбадәтханә бинасын Совет хакимиятенә тапшыру турында гариза яза.
- 1929 елның 6 декабренда, лютераннар санының (1926 елда 56 кеше) аз булуын сәбәп итеп, ТатЦИК карары белән кирха ябыла.
- 1929 елның 27 декабренда ТатЦИК президиумы карары белән кирханың оргáны Көнчыгыш музыка техникумына тапшырыла.
- Гыйбадәт кылу залы (Kirchenschiff) «Динамо» спорт җәмгыятенең спорт залына әверелә.
- Гыйбадәтханәгә терәп, бинаны ярымай итеп әйләндереп алып, ТАССР ЭЭМ Менжинский клубы (мәдәни үзәге) өчен яңа янкормалар төзелә.
- ССРБда үзгәртеп кору башлангач, 1990 елның 4 октябренда 6 кеше (Елена Вегнер, Роберт Нольте, Георгий Эльстинг, Александр Кошель, Владимир Шаберт, Виктор Диц) «Казан алманнарының милли – мәдәни җәмгыяте»н (хәзер К.Фукс исемендә) төзи. Беренче пасторлар — Георгий Эльстинг, Давид Эпп.
- 1990 елның 21 ноябренда Казан шәһәр шурасы башкарма комитеты «Инҗил-лютеран чиркәве» дини оешмасын терки.
- 1991-1996 елларда ТР ЭЭМ клубыннан арендага алынган бүлмәләрдә дини йолалар үткәрелә.
- 1996 елның 11 декабренда Казан шәһәренең мэры Камил Исхаков кирханың символик ачкычын лютеран диндарларга тапшыра.
- 2001 елда Алманиядән әргән кайтартыла.
- 2014 елның августында Татарстан Республикасының «Мирас» программасы буенче кирхада яңартып кору эшләре төгәлләнә [3]
Бина
- Казанда лютеран гыйбадәтханәсе төзү 1767 елда башлана. Әлеге елда Казанга патшабикә Екатерина II (24.04.1729–6.11.1796; 28.06.1762дән патшабикә) килә.
- 1771 елда Покрау урамында (хәзерге К. Маркс урамы, 26) Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе (Sankt-Katharinen-Kirche) ачыла.
- Ике катлы таштан салынган бина 1774 елның июлендә Казанны Емельян Пугачёв гаскәре камаганда янып бетә.
- 1777 елда диндарлар акчасына лютераннар гыйбадәтханәсе яңадан төзелә. Әлеге дин йорты Казандагы лютеран динендәге гарнизон гаскәриләренә, хәрби һәм гражданнар оешмалары хезмәткәрләренә, хәрби укуханә, резерв гаскәрләре, гарнизон батальоны, хәрби шифаханә, дары кярханәсе, җандар һәм полиция командаларында, арестант ротасында, төрмәдә, гражданнар казаматында, 1- һәм 2- санлы гимназияләрдә, Родионов институтында, Мария хатын-кыз укуханәсендә хезмәт итүче лютераннар өчен хезмәт итә.
- 1863 елда Казанның Покрау урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) архитектор Л.К. Хрщонович проекты буенча готик эклектика стилендә кирпечтән Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе төзелә. Лютеран җәмгыятенә Арча кырындагы лютеран зияраты һәм чәсәүнә карый[4].
Кызыклы факт
Казан шәһәрендә беренче балалар бакчасын Казан кирхасы ачкан.
Әдәбият
- Республика Татарстан: памятники истории и культуры. – Казан: «Эйдос», 1993. 142 б.
Чыганаклар
- Е. Е. Князева, Г. Ф. Соколова «Лютеранские церкви и приходы России XVIII—XX вв.», СПб, «Литера», 2001, ISBN 5-89319-048-3
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
|