Муса Җәлил
Википедиядә
Җәлилов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Муса Мостафа улы Җәлил (15 февраль 1906 (1906-02-15 ) [ 3] [ 4] , Мостафа , Ырынбур өязе [d] , Ырынбур губернасы , Россия империясе [ 4] — 25 август 1944 (1944-08-25 ) [ 5] [ 3] [ 4] […] (38 яшь) , Плетцензее төрмәсе музее , Шарлоттенбург-Вилмерсдорф [d] , Берлин , Өченче рейх ) – татар язучысы , Советлар Берлеге каһарманы .
Биография
Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда
«Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар
югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре
(1919 ) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә
һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга.
«Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып
җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп
сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп
шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле
опера либреттоларын яза.
1959 елда ССРБ Почтасы чыгарган марка
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый.
Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь -декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар ) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында «Отвага» фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә
Волхов фронтында , дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә,
фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана.
Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның
җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм
партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче
аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның
иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да
туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем
җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән
сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны
үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле.
Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит
дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр
татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф " татар латин әлифбасында язылган.
Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең
соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М.
Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар
чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә
ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».
Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә
Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең
батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.
Иҗат
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
1943, 26 ноябрь, Моабит төрмәсе
Минзәлә педагогика училищесы бинасы. Мемориаль музей шунда урнашкан
Хәтер
Моны да карагыз: Муса Җәлил һәйкәле
Моны да карагыз: Муса Җәлил музее
1960-еллар ахырында илдә беренче буларак, туган авылы Мостафада музеена нигез салына.
Муса Җәлил исемен йөртүче урамнар Казанда , Уфада , Мәскәүдә , Киевта, Ташкәнттә, Симәйдә, Җизказганда, Яр Чаллыда, Екатеринбурда, Төмәндә, Бөек Новгордта, Златоустта, Ишембайда, Сорочинскидә, Алабугада, Әчинскидә, Эстәрлетамакта, Әлмәттә, Дүртөйледә, Күмертауда , Ырынбурдә, Тум шәһәрендә. Дәүләкәндә һәм тагын дүрт йөздән артык торак пунктта бар.[ 6]
1964 елда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә Муса Җәлил музее нигезләнгән (1992 елдан Хезмәт Даны музее ).
1970 елда Минзәлә педагогика училищесындә мемориаль музее ачыла.
2017 елның 13 маенда Әстерханда һәйкәл-бюсты ачылган.
2021 елның 13 октябрендә Екатеринбургта (Орджоникидзе районы, Космонавтлар проспекты, «Халыклар Дуслыгы» скверы) бюсты ачыла.
2022 елның 6 маенда Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә һәйкәле ачылган.
2023 елда Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146нчы санлы мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелгән[ 7] . Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирү башлангычы белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе, мәктәп җитәкчелеге һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге чыккан. Әлеге карарны Санкт-Петербург Топонимика комиссиясе 2023 елның 4 октябрендә раслаган [ 8] .
2024 елда Кыргыз Республикасы башкаласы Бишкәк шәһәрендә бюсты ачылган.
Муса Җәлил турында совет чорында ике картина төшергәннәр: «Красная ромашка» (Кызыл ромашка), режиссер Лотар Беллаг (ГДР ) һәм «Моабитская тетрадь» (Моабит дәфтәре), режиссер Леонид Квинихидзе [d] . 2024 елда җәлилчеләр турында «Черный лес» (Кара урман) фильмын төшерү тәмамланган (режиссер Радик Кудояров, Муса Җәлил ролендә Зөлфәт Закиров , Тинчурин театры актеры)[ 9] [ 10] .
Искәрмәләр
↑ http://www.uag.kzn.ru/filemanager/i/ab9cbdd6/85.pdf
↑ http://www.uag.kzn.ru/filemanager/i/65efde26/112.pdf
↑ 3,0 3,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
↑ 4,0 4,1 4,2 Большая российская энциклопедия — Москва : Большая российская энциклопедия , 2004.
↑ Брокгауз энциклопедиясе
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2017-02-24, retrieved 2017-03-02
↑ Санкт Петербургта мәктәпкә — Муса Җәлил, скверга Гатаулла Баязитов исеме бирелде. Татар-информ , 17.10.2023
↑ Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәп ачылды. Татар-информ , 11.12.2023
↑ Гульназ Данилова. Режиссер Радик Кудояров снял картину «Черный лес» о Мусе Джалиле. Российская газета, 03.07.2024(рус.)
↑ The_Black_Forest_TRAILER__ENG on Vimeo (трейлер)
Сылтамалар
Шулай ук карагыз