Газе́та яки гәзит[1] (сөйләмдә - гәҗит) — даими исеме астында айга бер тапкыр ким чыкмаган периодик басма. «Газета» исеме итальян gazzetta (гасета) сүзеннән барлыкка килгән (Венециядәге борынгы тәңкә мәгънәсендә). Гәҗитләрнең үрнәге итеп борынгы кулъязма хәбәрләр җыентыкларын саныйлар. Юлий Цезарь ук үз заманында беренче "Сенат гамәлләре", соңрак "Халыкның кәндәлек җәмәгать эшләре"н бастырган. Гәҗитләр, башка вакытлы басмалардан форматы, күләме, ешрак чыгу юлы белән аерылып тора. Гәҗитләрнең күләме 2-100 кадәр һәм аннан да күбрәк сәхифәне тәшкил итәргә мөмкин. Әлеге басмаларның төп үзенчәлекләре: