Әлмәт туган якны өйрәнү музее (рус. Альметьевский краеведческий музей) — Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Нефть төбәге булган Әлмәт шәһәре тарихы белән таныштыра.
Әлмәт шәһәре музее 1994 елның 18 маенда ачыла.
Әлмәт шәһәренең 50 еллыгы алдыннан, 2003 елда музейга иркен бина бирелә.
Мәйданы — 677,5 кв. м. Музей фондларында 6 490 саклау берәмлеге экспонат: археологик табылдыклар, көнкүреш кирәк-яраклары, этнография, нумизматика тупланмасы, рәсемнәр, фоторәсемнәр, документлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, китаплар саклана. Төп экспозиция район һәм шәһәрнең барлыкка килүе, үсеше турында сөйли. Мактау залында «Барлык чорлар яшь парлары берләшегез» күргәзмәсе эшли, анда яшь парлар борынгы туй йолаларын үткәрә. 2011 елда лекцияләр залы ачылган. Анда пресс-конференцияләр, лекция һ. б. чаралар оештырыла. «Тылсымлы остаханә» почмагында балалар белән кызыл балчыктан әйбер ясау мастер-классы үткәрелә.
Музейда, 2009 елдан башлап, үткән ел дәвамында эшләнгән гамәлләр буенча фотосүрәтләр белән отчет формасында «Еллык басма» басылып килә. Төбәктә яшәүче татар, рус, чуаш, мордва халыклары киемнәре турында «Киемнәр барысы да турында да сөйли» күргәзмәсе эшли[1].
• Казан университеты / музейлары: актлар залы • археология • геология • зоология • Николай Лобачевский • педагогик белем бирү тарихы • университет тарихы • химия мәктәбе • этнография
• Биләр: А.Е. Арбузов • Биләр тыюлыгы