Википедиядә
Кәлимуллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин (1958 елның 2 гыйнвары, Казаклар, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәт эшлеклесе, агроном. VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы.
Тормыш юлы
Рөстәм Кәлимуллин 1958 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Казаклар авылында туган[1]. 1974 елда Теләче мәдәният йортында киномеханик булып эшли. 1982 елда «галим-агроном» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1983—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1984 елдан «Авангард» колхозы рәисе урынбасары, хуҗалык исәп-хисап сәүдә предприятиесе директоры, Саба районы райпо идарәсе рәисе. 1992 елдан 1999 елга кадәр — Теләче районы хакимияте башлыгы. 1999—2002 елларда — Татпотребсоюз идарәсе рәисе.
2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. 2002 елдан — Мамадыш районы администрациясе башлыгы. 2006 елда — «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2010 елда — Татарстан Республикасы Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр — «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
2021 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандаты ала[2].
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
Бүләкләр
Искәрмәләр
- ↑ Калимуллин Рустам Галиуллович.
- ↑ Список избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва.
- ↑ Калимуллин Рустам Галиуллович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. әлеге чыганактан 2021-10-27 архивланды. 2022-01-14 тикшерелгән.
- ↑ Миңнеханов Айдар Метшинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Татар-информ, 6.09.2024
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
|
---|
| | |
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
П | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
У | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ч | |
---|
Ш | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|