Иске Семиостров, Өшәр (рус. Старое Семиострово, Ушар) ― Татарстан Республикасы Актаныш районына караган, XVII гасыр башыннан билгеле булган, 1975 елдан юкка чыккан торак пункт (авыл). 1858 елдан волость үзәге, совет чорында авыл советының административ үзәге, күмәк хуҗалык үзәге булып торган.[1]
Хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, хәзерге Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары кисешкән урында, Актаныштан төньяк-көнбатышка ~30 км ераклыкта урнашкан булган. Авыл янәшәсендә Кирәмәт тавы (Кире тау, Пәриле тау) урнашкан. Чулман елгасы әүвәл авыл яныннан аккан, соңыннан үзеннән соң 4 күл калдырып, 5 чакрым читтә үзенә туры юл салган. Иске урында Киреакма чоңгылы ясалган.[2]
Биредәге 7 утрауны күздә тотып, руслар авылны Семиостров дип, татарлар Өшәр дип атаган. Яңа Семиостров (Чиялек, Пузырево) авылы аерылып чыккач, төп торак пуктны Иске Семиостров дип атый башлыйлар. Рәсми кәгазьләрдә, ревизия материалларында авылның исемен төрлечә язу очрый: Семиостровой (1879), Семиостров (1940), Семиостровка (1858, 1900, 1906, 1922, 1930), Семиостровная (1812).[2]
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]
1708 елга кадәр Җәнәй волостеның Җәнәй түбәсенә карый. Кантоннар чорыннан XV йортка кертелә. 1816 елда 368 ир-ат Әбсәләм Миңлебаев командасында исәптә тора. 1858 елдан Иске Семиостров волостеның волость үзәге (соңрак волость үзәге Тат. Суыксуга күчерелгән). [2] .
Төп милләтләр: татарлар.[2]
Авыл 1658 елда рәсми кәгазьләрдә телгә алына, димәк, аңа XVII гасыр башында нигез салынган. 1770-елларда авылда беренче мәчет, 1894 елда икенче мәчет ачылган. 1865 елдан бер, 1912―1913 елларда ике малайлар мәктәбе эшләгән.[2]
1884 елда авылның 2166 дисәтинә имана җире була (шуның 307 се ― сөрүлек). 1913 елда, урман-куаклыкларны кисеп, сөрүлек җирен 907 дисәтинәгә җиткергәннәр. Октябрь инкыйлабыннан соң җирләре 1845 дисәтинәгә (сөрүлек җирләре 850 дисәтинә) калдырылган. 1884 елда авылдагы хуҗалыклар 392 эш аты, 225 сыер, 690 сарык, 193 кәҗә тоткан. Хуҗалыкларның һәр бишенчесе атсыз көн күргән. 1913 елда атсыз гаиләләр 97, сыерсыз гаиләләр 172 булган. Игенчелек, терлекчелектән башка, авыл халкы төрле кәсеп белән шөгыльләгән, мәсәлән, орчык, тарак ясаган. 142 кеше кайры төшергән, сатарга печән әзерләүчеләр булган (авылда печән сатып алу пункты ачылган). 20 хуҗалык умарта тоткан. 1906 елда авылда 6 җил тегермәне, 6 ашамлык кибете тотучы булган. Ашлык саклау магазиннары ясалган. [2]
1920-елларда авыл үсештән туктый, беренчедән, кешеләр ачлык кичергәннәр, икенчедән, бу чорда авылдан берничә яңа авылга нигез коручылар күчеп киткән. 1927 елда 3 тимерче алачыгы, 2 яргыч эшләгән. Авылда суы эчәргә яраклы 30 кое булган. 1928 елда «Кожсиндикат» волостьта 40 мең пот кайры әзерләгән.[2]
1929 елда 6, 1932―1937 елларда 5 кеше репрессияләнгән.
1930-елларда крестьян хуҗалыклары «Көрәш» күмәк хуҗалыгына берләшә (рәисе егермебишмеңче Вафа Әхмәдуллин). 6 кырчылык бригадасы оештырыла, фермалар төзелә. Җидееллык мәктәп, клуб, уку йорты (китапханә), кулланучылар җәмгыяте (сельпо), медпункт, балык, кирпеч, май заводлары, балалар бакчасы барлыкка килгән.[2]
Бөек Ватан сугышына авылдан 171 кеше алынган, 142 се һәлак булган. Иске Семиостров авыл советы рәисе (1949―1959, 1965 елдан) ― Ильяс Насыйров (1923―1976).[2]
1965 елда авылның 5 урамында 213 хуҗалыкта 863 кеше яшәгән. 1975 елда, Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулман елгасының су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә, авыл туздырыла, халык күченә башлый (Буазкүлгә, Бүләккә, Тат. Ямалыга, Актанышка, Удмуртиягә һ.б. урыннарга), 1976 елдан бирле анда бер генә кеше ― Габдулла Хәйбуллин гына яшәгән, хәзер вафат (аның өенә газ да, ут та, су да, интернет та кермәгән). Әмма хөкүмәт кисәтүләренә карамастан, авылны су басмый.[5]
Адай | Аеш | Айман | Аккүз | Актанышбаш | Апач | Ахун | Әнәк | Әтәс | Әҗмәт | Әҗәкүл | Бикчәнтәй | Буазкүл | Бурсык (авыл) | Бүләк | Дербешкинский | Зөбәер | Илчебай | Ирмәш | Иске Айман | Иске Байсар | Иске Балтач | Иске Бикчәнтәй | Иске Богады | Иске Кадермәт | Иске Кормаш | Иске Солтангол | Иске Сәфәр | Иске Теләкәй | Иске Урьяды | Иске Җияш | Иске Әгъбәз | Иске Әлем | Каенлык | Калмаш | Карт (авыл) | Качкын | Киров Совхозы | Колын | Куян | Кыркаентүбә | Күҗәкә | Кәзкәй | Мари-Суыксу | Мерәс | Михайловка | Миңнеяр | Мәсәде | Яңа Кадермәт | Олы Имән | Пучы | Табанлы Күл | Такталачык | Татар Суыксуы | Татар Ямалысы | Терпеле | Тыңламас | Түбән Гәрәй | Түбән Карач | Түбән Урьяды | Түбән Яхшый | Түке | Түмерҗә | Тәкмәк | Уразай | Усы | Чалманарат | Чат| Чишмә | Чишмәбаш | Чиялек | Чиялек | Чуракай | Чынык | Чәчер | Чөгәнә | Шәбез | Шәбезбаш | Шәрип | Югары Богады | Югары Гәрәй | Югары Карач | Югары Яхшый | Яңа Әлем | Яңа Байсар | Яңа Балтач | Яңа Гәрәй | Яңа Кормаш | Яңа Яхшый | Яңа Җияш
Юкка чыккан авыллар: