Мөҗәһит Бикмөхәммәт улы Бикәев (1925―2010), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― бригадир, патком секретаре.
Заян Әхмәтгали улы Галиев (1923―2002), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― колхозчы.
Хәйдәр Гали улы Галиев (1913―1999), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― авыл советы рәисе, МТС директоры, колхоз рәисе, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек була.
Мизхәт Бари улы Галимов (1925―), икътисад фәннәре кандидаты.
Хәсән Гариф улы Гарипов (1911―1990), сугыш ветераны, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― шофер.
Сәгыйть Фәрваҗ улы Кадерголов (1914―?), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, ике тапкыр II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― РОНО мөдире, мәктәп директоры, партком секретаре, Хөрмәт Билгесе орденына лаек була, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
Ләлә Фарсил кызы Кадерголова (1961), спортчы, тренер, чаңгыда озын арага шууда СССР спорт мастеры нормасын үти.
Вәкил Кадыйр улы Кадыйров (1936―1988), эчке гаскәр полковнигы (Ижевск).
Сәхипзаман Муллаян улы Муллаянов (1919―1993), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― комбайнчы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була (1978).
Әхкиям Нәби улы Нәбиев (1925―2007), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― комбайнчы.
Әхәт Суфи улы Суфиев (1924, Исәнсеф ― ?), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― бригадир, колхоз рәисе, 1958 елдан Чуракайда: баш агроном, партком секретаре.
Мирзаһит Мирхәйдәр улы Фазлыев (1910―2005), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― шофер, слесарь-механик, ТР атказанган механизаторы.
Бари Фәхри улы Фәхриев (1922―2001), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― өлкән хисапчы.
Муллаян Гаян улы Халитов (1918―2002), сугыш ветераны, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― авыл советы секретаре, МТС агрономвы, Урта Азиядә прораб, Сөн елгасындагы электр станциясендә хисапчы.
Мирсәгыйть Хәйдәр улы Хәйдәров (1903―1969), сугыш ветераны, 3 медаль белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― укытучы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була (1952).
Марс Фәтхел улы Шәвәлиев (1938), колхоз рәисе (1970―1994), Татарстанның атказанган механизаторы, РФ халык мәгарифе отличнигы.
Роберт Ришат улы Шәймәрданов (1977), судья, адвокатлар коллегиясе рәисе (хатыны ― шагыйрә Эльмира Җәлилова).
Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов (1974), эчке эшләр хезмәте подполковнигы.
Светлана Ринат кызы Шәрифуллина (1970), филология фәннәре кандидаты, доцент (Түбән Новгород).[4]