Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
2000
татар теле
Казан
Фәнни Татарстан — фәнни мәгълүмати журнал.[1]. Журналның беренче саны 2000 елда чыга. Журнал татар телендә басыла, мәкаләләрнең анонсы рус һәм инглиз телләрендә бирелә. Татар әдәбияты, тарихы, фәлсәфәсе белән кызыксынучы киң даирә укучылар өчен журнал. Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятында басыла.
Журнал «2014 –2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә Массакүләм мәгълүмат чарасын регистрацияләү турындагы таныклык ПИ № ФС77-65242 01.04.2016
Максаты: Журнал Татарстан Республикасында һәм аннан читтә фәнни нәтиҗәләр турында мәгълүматлаштыруны киңәйтергә; татар телендә язучы галимнәрнең, аспирантларның иҗади һәм һөнәри активлыгын арттырырга; татар телен фәнни өлкәдә гамәлгә кертүне хупларга тиеш, барлык фән һәм мәгариф өлкәсендә татар теленең потенциалын куллануны киңәйтү.
Журналны чыгару Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләтелгән. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы "Фәнни Татарстан" журналының баш мөхәррире итеп филология фәннәре докторы, профессор, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Мөгаллим улы Миңнуллин расланды.